I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияче сигналы буенча юнәлешне үзгәртеп йөрү. Түгәрәк буенча йөрү, туктап тору, кире якка борылу һәм хәрәкәтне дәвам итү.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сәламәт яшәү рәвеше, аның әһәмияте турында мәгълүмат бирә.

«Салават күпере» журналы сайты: http://salavatkupere.com/eti-enige/item/1527–i-zur-bajlyk-s-lam-tlek

1. Уен күнегүләре:

1. Билгеләнгән урынга кадәр ике көпчәкле велосипедта туры юнәлештә һәм әйләнә буенча, борылышлар һәм төрле тизлек белән йөрү.

2. «Кем тизрәк бара?». Шнурлардан ясалган юл буйлап ике аякта, аннары бер аякта 3 м ераклыкка сикереп бару.

3. Кулларны билгә куеп, уң (сул) якка бер урында әйләнү.

2. «Очкычлар (самолетлар)» хәрәкәтле уены.

Уенда катнашучыларның санына карап, аларны 2–3 төркемгә бүләргә мөмкин. Һәр төркем өчен флаглар ярдәмендә урыннар – «аэродром» билгеләнә. Уйнаучылар очкычлардагы очучылар булып кыланалар. Уенны оештыручының «Очарга әзерлән!» дигән сигналы буенча балалар, моторларны кабызган сыман, кулларын терсәктән бөгеп, әйләндереп торалар. «Очыгыз!» дигән сигналга нәниләр, кулларын як-якка җәеп, төрлесе-төрле якка йөгереп китәләр. «Җиргә төшәргә!» дигән сигнал буенча, очкычлар үз урыннарын табалар һәм җиргә төшәләр: сыңар аякларына тезләнеп басалар. Уенны оештыручы кайсы төркемнең тизрәк җыелуын күзәтеп тора.

III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әтиәниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.

2. «Дневник здоровья, 3 класс».

3. «Куаныч» – «Радость познания» мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк белем программасы. Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023. – 250 бит.

4. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010. – 173 б.

5. Закирова К.В. Уйныйк, куаныйк әле... (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2022. – 160 бит.

6. Закирова К. В., Мортазина Л. Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова, Л. М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.

7. Пензулаева Л.И. Физическая культура в детском саду: Средняя группа. – М.: Мозаика-Синтез, 2014. – 112 с.

8. Пензулаева Л.И., Физическая культура в детском саду, Система работы в подготовительной к школе группе. – М.: Издательство Мозаика-Синтез, – 2012

9. Татар балалар фольклоры / Татарский детский фольклор. / Сост. Рашит Ягфаров. На татарском языке. Казань: Раннур, 1999. 352 с.

10. Федеральная образовательная программа дошкольного образования. – М.: ТЦ Сфера, 2023. – 208 с.: табл. (Правовая библиотека образования).

11. http://tatarmultfilm.ru/cartoons/zilantovy-skazki

12. «Татармультфильм» анимация студиясе: http://tatarmultfilm.ru/

13. «Татармультфильм» анимация студиясе: Сабан to you: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui

14. Детская мультимедийная библиотека «Бала.рф»: http://www.бала.рф/

15. «Салават күпере» журналы сайты: http://salavatkupere.com/