I. Кереш өлеш.

Йөрү. Предметлар аркылы атлап чыгу. Тәрбияче артыннан йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләр.

1. Башлангыч торыш – кулларны тез өстенә куеп, шакмакка утыру. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Чиратлаштырып уң һәм сул аякны күтәрү һәм төшерү (3–4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Уң аякны күтәреп, тез астына кул чабу, Башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – шакмаклар артына басу. Чүгәләү (яшеренү) һәм тору (күренү) (3–4 тапкыр).

5. Куллар – җилкә киңлегендә, шакмаклар янына басу. Урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

6. 10 секунд дәвамында сулыш алу күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Идәндә сузылган бау (сызык) аркылы сикереп чыгу;

2.2. Билгеләнгән юнәлештә шуышу;

2.3. Калкулыктан тупны тәгәрәтү.

«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта – беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче сөт ризыклары, сөтле чәйнең организм өчен файдасы турында сөйли.

«Кайнар чәй» сулыш гимнастикасы.

IV. Йомгаклау өлеше.

10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.