I. Кереш өлеш.

Предметлар аша атлау. Тәрбияче артыннан борылмалы сукмактан йөрү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – кулларны тез өстенә куеп, шакмакка утыру. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Чиратлаштырып уң һәм сул аякны күтәрү һәм төшерү (3–4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – шакмакка утырып, кулларны ян-якка сузу. Уң аякны күтәреп, тез астына кул чабу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – шакмаклар артына басу. Чүгәләү (яшеренү) һәм тору (күренү) (3–4 тапкыр).

5. Куллар – җилкә киңлегендә, шакмаклар янына басу. Урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

6. 10 секунд дәвамында сулыш алу күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Бирелгән арадан предметка кадәр шуышып бару;

2.2. Идәндә яткан бау аркылы сикереп чыгу;

2.3. Таудан тупны тәгәрәтү.

«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.

Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.

Тәрбияче: «Бер, ике, өч, йөгер!» – ди һәм балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерә. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага сала. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.

• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.

• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.

• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче физик күнегүләрнең әһәмияте турында искә төшерә.

«Уңган балалар» физкультминуты.

Безнең нәни аяклар

балалар йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар

Шәп итеп йөгерәләр.

Куллар да калышмыйлар,

кулларны чәбәклиләр

Чәп-чәп итеп бииләр.

Шушы нәни балалар

чүгәләп, уенчык җыю хәрәкәтләре ясыйлар

Уенчыкларны җыя.

Уенчыкларны җыя да

басып, «уенчыкларны куялар»

Урыннарына куя.

Апа әйткәч, балалар

әкрен генә урыннарга утыралар

Беркая да бармыйлар.

Тыныч кына утырып,

Әкиятләр тыңлыйлар.

IV. Йомгаклау өлеше

10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.