3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тәннең тотрыклы торышын саклау сәләтен тәэмин итү, балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, мөстәкыйльлек, гигиена күнекмәләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычы: шуыша белү, тупны авыш тактадан тәгәрәтү, кул, бит юу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Төрле юнәлештә тәрбияче артыннан йөрү, йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Флагчыкларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, флагчыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Флагчыкларны куегыз!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, флагчыклар тоткан кулларны алга сузу. Чүгәләп, флагчыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Флагчыкларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аяклар бергә, флагчыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, флагчыкларны артка, идәнгә куярга, башлангыч торышка кайтырга. Чүгәләп, флагчыкларны алырга, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр кабатлагыз).
4. «Тартылыгыз!»
Башлангыч торыш – идәнгә утыру. Аякларны туры куеп, флагчыклар тоткан кулларны ян-якта тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикерү»
Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып, флагчыклар тоткан кулларны өстә тоту. Йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Куш аяклап урында сикерү (10–15 тапкыр);
2.2. Билгеләнгән ераклыкка (3–4 м га кадәр) корсакка ятып шуышу;
2.3. Тупны авыш тактадан тәгәрәтү.
«Кояшкай» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:
Кояшкай, кояшкай!
Безгә син елмай.
Бик рәхәт син булганда,
Яратабыз уйнарга.
Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кулларны сабын белән дөрес итеп юу күнекмәләре турында мәгълүмат бирә.
Физкультминут. «Чәп-чәп чәбәкәй».
Чәп-чәп, чәбәкәй, |
нәниләр кулларын күтәреп чәбәклиләр |
Кулларыбыз бәләкәй, |
|
Ә хәзер тизрәк-тизрәк |
кулларын җиңелчә генә тезләренә сугалар |
Чәбәклик күңеллерәк, |
Уен берничә тапкыр кабатлана.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.