9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәт активлыгына кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: күнегүләрне төгәл эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Туры юнәлештә йөрү. 30–40 секунд дәвамында йөгерү. Туп артыннан йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Аз гына алга этелеп, куш аяклап сикерү;
2.2. Валик аша үрмәләп чыгу;
2.3. Тупны ике кул белән тәрбиячегә таба тәгәрәтү.
«Югарырак үрмәлә» хәрәкәтле уены.
Уен өчен гимнастика баскычы, өскәрәк беркетеп кую өчен, ачык төстәге матур уенчык кирәк. Тәрбияче балаларга баскыч буйлап ничек үрмәләргә кирәклеген аңлата. Балалар бакскычка карап басалар. Тәрбияче ярдәме белән бер бала, баскычның һәр аратасына басып, өскә таба үрмәли. 5–6 нчы аратага кадәр менә, уенчыкны алып, тәрбияче ярдәме белән әкрен генә баскычтан төшә.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче ашау өстәле артында дөрес итеп утыру кагыйдәләре белән таныштыра.
«Дүртенчесе артык» дидактик уены.
Режим вакытында хикәя тыңлау. Ризаэтдин Фәхретдин. «Ашау әдәпләре». https://balarf.ru/ipad/library.html?id=119
Йомгаклау өлеше.
10–15 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.