I. Кереш өлеш.

«Без – күңелле балалар» йөгерү уены. Уйнаучылар мәйданчыкның бер ягында басып торалар. Мәйданчыкның уртасында ике алып баручы тора. Балалар хор белән: «Без – күңелле балалар. Йөгерергә дә, сикерергә дә яратабыз. Я, куып кара әле безне! Бер-ике-өч – тот!», – диләр һәм мәйданчыкның икенче ягына йөгереп китәләр, ә алып баручылар аларны куып тоталар. Тотылган балалар уеннан чыгалар. Мәйданчыкның каршы ягына тотылмыйча йөгереп өлгергән балалар җиңүчеләр булып санала. Уен кабатлана.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Көрәш – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.

Уен күнегүе:

1. «Аучылар һәм үрдәкләр». Уйнаучылар ике командага – «аучылар» һәм «үрдәкләргә» бүленә. «Аучылар» түгәрәк артында торалар, ә «үрдәкләр» ирекле рәвештә түгәрәк эчендә урнаша. «Аучылар» «үрдәкләрне» туп тидереп, эләктерергә тырышалар. «Үрдәкләр» түгәрәк эчендә сикергәләп, йөгереп туптан качалар. Тупка тиеп киткән «үрдәк» уеннан чыга. Уен барлык «үрдәкләр» тотылганчы дәвам итә. Аннары командалар рольләре белән алмашыналар.

2. «Адымнар». Балалар ике колоннага тезелә. Кулларын баш артына яки билгә куеп, 6–7 туп аша атлап йөриләр. Иң мөһиме – тотрыклы тигезлекне һәм ике арадагы тигезлекне саклау.

III. Йомгаклау өлеше.

«Күз бәйләш» аз хәрәкәтле татар халык уены.

Балалар түгәрәктә утырып яки басып торалар. Түгәрәк уртасында ике уенны алып баручы басып тора. Аларның берсенең күзен бәйлиләр, икенчесенә кечкенә кыңгырау бирәләр. Кулына кыңгырау тоткан бала, «Йөгер!» дигән сигналны ишетүгә, түгәрәк буйлап йөгереп китә һәм кыңгырауны шалтырата башлый, ә күзе бәйләнгән бала аны тотарга тырыша. Ул кыңгырау тотып йөгерүчене тоткач, уен тәмамлана. Аннан соң балалар үз араларыннан уенны алып баручы итеп бүтән ике баланы сайлыйлар. Уен яңадан башлана.