I. Кереш өлеш.

«Куып тот» уен күнегүе. Балалар араларында 1,5–2 м булган ике шеренгага тезелеп басалар. Тәрбияче сигналы буенча, беренче шеренгада басып торучы балалар билгеләнгән сызыктан каршы якка йөгерәләр, ә икенче шеренгадагы балалар аларга финиш сызыгына җиткәнче кул белән кагылырга тиеш. Тәрбияче җиңелгән уенчыларны саный. Икенче уенда балалар рольләре белән алмашына.

II. Төп өлеш.

Ә син беләсеңме?

Тәрбияче балалар белән «Cулыклар янында сак бул!» дигән темага әңгәмә уздыра.

1. Уен күнегүләре:

1. «Колоннада тупны бирү». Балалар 3–4 колоннага тезеләләр. Колоннада беренче басып торучы бала зур диаметрлы туп тота. Тәрбияче сигналы буенча балалар тупны баш өстеннән ике кул белән бер-берсенә тапшыралар. Колоннада соңгы булып басып торучы уенчы тупны алгач, колоннанын алдына йөгереп бара һәм тупны яңадан җибәрә. Уен башында беренче булып басып торган бала колонна башында калганчыга кадәр уен дәвам итә. Тупны тиз һәм төшермичә йөрткән команда җиңүче булып билгеләнә.

2. «Тупны ыргыт». Балалар шеренгага басып, тупларны ике кул белән артка ыргыталар.

3. «Күчмә кошлар» хәрәкәтле уены.

Балалар мәйданчыкның (бүлмәнең) бер башында таралашып басып торалар. Алар – «кошлар». Мәйданчыкның икенче башында – гимнастика баскычы. Тәрбияченең «Кошлар оча!» дигән сигналы буенча кошлар канатларын җилпеп очып китәләр (балалар, кулларын як-якка җәеп, мәйданчыкта йөгереп йөриләр). «Давыл!» дигән сигнал булуга кошлар гимнастика баскычына куналар, агачлар арасына качалар. Тәрбияче: «Давыл тынды», – ди, һәм кошлар әкрен генә агачлардан, гимнастика баскычыннан төшәләр һәм тагын оча башлыйлар.

1. Гимнастика баскычыннан төшкәндә, һәр аратага да басып төшәргә кирәк. Сикереп төшү рөхсәт ителми.

2. Тәрбияче гимнастика баскычы янында басып торырга һәм кирәк чагында балаларга ярдәм итәргә тиеш.

3. Уенны оештыру өчен гимнастика баскычы булмаса, балалар эскәмияләрдән яки бүтән биекләрдән файдалана алалар.

III. Йомгаклау өлеше.

«Буш урын» аз хәрәкәтле рус халык уены.

Санамыш ярдәмендә берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче түгәрәк тышында йөри һәм бер баланың аркасына суга да түгәрәк буйлап йөгереп китә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам итә.