6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: кешелеклелек, бергә дус булу сыйфатлары тәрбияләү. Татар халык уеннарына кызыксыну уяту.
Белем бирү бурычы: туп белән һәм сикерүле уен күнегүләрен; атлап йөргәндә һәм йөгергәндә уен биремен кабатлау.
Җиһазлар: туп, комлы капчык.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Сигналны тыңла» уен күнегүе. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Борылырга» дигән сигналга каршы якка борылу һәм йөрүне дәвам итү. Таралышып йөгерү. «Тукта!» дигән сигналга туктау.
II. Төп өлеш.
Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балалар белән «Баскетбол – спорт төре» дигән темага әңгәмә уздыра.
1. Уен күнегүләре:
1. «Тупны кәрзингә керт». Балалар 3 колоннага бүленәләр, һәр колонна каршысына кәрзин куела. Балалар чиратлашып тупны ыргыталар һәм аны кәрзингә кертергә тырышалар.
2. «Пингвиннар». Уйнаучылар 4 колоннага тезелә. һәр балада – кечкенә капчык. Колоннадагы беренче «пингвин» сигнал буенча капчыкны тезләре арасына кыстырып, билгеләнгән сызык янына кадәр ике аякта сикереп бара. Калган балалар чират буенча күнегүне кабатлый. Җитез «пингвиннар» билгеләнә.
3. «Аксак төлке» хәрәкәтле татар халык уены.
Санамыш ярдәмендә балаларның берсе – «аксак төлке», икенчесе «өй хуҗасы» – «аю» итеп билгеләнә. Башка балалар «тавыклар» булып, зур бер түгәрәк эченә кереп тулалар. Аксак төлке, «өн»еннән чыгып, аксаклый-аксаклый сикергәләп (бер аягын күтәреп), өй хуҗасы («аю») янына килә. туктый. Алар арасында мондый сөйләшү була:
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, төнлә кая барасың?
– Мамай улы Бикчәнтәй, әбиемә барамын.
– Әбиеңдә ниең бар?
– Мич артында туным бар.
– Туның янса, нишләрсең?
– Суга илтеп салырмын.
– Туның акса, нишләрсең?
– Үкереп елап калырмын.
– Төлке, Төлке, Түләнтәй, тунсыз ничек йөрерсең?
– Мамай улы Бикчәнтәй, йөргән чакта күрерсең.
Шулай әйтешкәннән соң, аю тынычланып йокларга ята. Төлке, бер аякта сикергәләп, «тавыклар оясы»на керә дә аларны куа башлый. Куып җиткәненә кулы белән кагыла. Әлеге бала Аксак төлке була.
* Аксак төлке, ялгышып, икенче аягы белән дә җиргә басса, хуҗа күреп, аның үзен куа башлый. Әгәр төлке үз оясына җиткәнче тотылса, ул яңадан төлке булып уйнарга тиеш була.
III. Йомгаклау өлеше. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.