6 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: хәрәкәтләрнең төгәл башкарырга ирешү теләген уяту.
Белем бирү бурычы: тупны астан ике кул белән астан ыргыту һәм үрмәләү күнекмәләрен ныгыту. Өстәл артында дөрес туклану күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Күзгә күренеп торган ориентирлар буенча йөрү. Тәгәри торган әйберләрне куып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Тасмалар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Тасмаларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тасма тоткан куллар ян-якта аста. Кулларны өскә күтәрү, тасмаларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Тасмаларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, тасмалар тоткан кулларны өскә күтәрү. Чүгәләү, тасмаларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләү, тасмаларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Тасмаларны селкегез!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, тасмалы кулларны төшерү. Тасмалы кулларны өскә күтәрү, алда тасмаларны селкү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Аякка тидер!»
Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәнгә утыру, тасма тоткан кулларны артка яшерү. Алга таба иелеп, тасманы аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка әйләнеп кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикерүче».
Башлангыч торыш – аякларны бераз аерып басу, тасма тоткан куллар ян-якта. Урында ике аяклап сикерүне тасмаларны селкү һәм йөрү белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Идәнгә сузылган бау аша сикерү;
2.2. Тупны ике кул белән астан ыргыту;
2.3. Аркан (канат) астына үрмәләп керү.
«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта – беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес туклану турында әңгәмә оештыра.
Режим вакытында хикәя тыңлау. Резеда Вәлиева. «Акыллы малай икән». https://balarf.ru/ipad/library.html?id=2
IV. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Сигнал буенча, юнәлешне үзгәртеп йөрү.