Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Гыйнвар

1 нче атна. Дуга астында йөрү. Баланың күтәрелгән кулыннан югарырак уенчыкка кадәр сикерү;

«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.

Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.

2 нче атна. Баланың күтәрелгән кулыннан югарырак булган предметка кадәр куш аяклап сикерү. Вертикаль басып торган кыршаудан чыгып, алда торган уенчыкны тотып алу; Тәрбияче ыргыткан тупны тоту.

«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып тора. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта - беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.

3 нче атна. Бераз алга бара-бара, куш аяклап сикерү. Валик аша чыгу. Кечкенә тупны баланың күкрәге биеклегендә тарттырылган тасма аша ыргыту.

«Матур уенчык» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең (мәйданчыкның) бер башында 5–6 бала басып тора. Каршы якта, 2,5–3 м ара калдырып, 5–6 уенчык куела. Тәрбияче һәм балалар түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Сикереп-сикереп барабыз,
Бер уенчык (матур флаг) табабыз.

Балалар флагларга таба ике аякларында сикереп баралар. Флагларны кулларына алып селкиләр, аннары үз урыннарына куеп, кире кайталар.

4 нче атна. Идәндә сузылган аркан аша сикерү; билгеләнгән юнәлештә сикерү.

«Сукмак буйлап» хәрәкәтле уены.

Идәндә яки җирдә (асфальтта), бер-берсеннән 25–30 см ара калдырып, 2,5–3 м озынлыкта ике параллель сызык сызыла (сикергеч яки бау салырга мөмкин). Тәрбияче балаларга: «Хәзер без сукмак буйлап йөрербез», – ди. Сукмак буйлап сак кына, сызыкның кырыйларына басмыйча барырга кирәклеген аңлата. Балалар, бер-бер артлы әкрен генә, ашыкмыйча шул сукмак буйлап (сукмактан чыкмыйча) йөрергә өйрәнәләр.