I. Кереш өлеш.

Юнәлешне үзгәртеп йөрү. Ике сызык арасында йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Шакмакларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Шакмакларны яшер!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Үрел!»

Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикер!»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

1. Уенчыктан уенчыкка кадәр ике аякта алга таба сикерү;

2. Ике вертикаль кыршау аша үрмәләп чыгу.

3. Тупны таудан тәгәрәтү, аның артыннан үрмәләп төшү.

«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.

Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче ел фасылларына карап, дөрес киенү кирәклеге турында искә төшерә.

IV. Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче үрнәге буенча образлар тудырып (кошчык оча, куян сикерә, камыт аяклы аю баласы бара) йөрү.