Аю белән Бабай
bel-n-babai.mp3
Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан бик мул булып уңган. Бабай Аюга:
— Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? — дип сораган.
Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.
— Мин шалканның яфрагын алам!—дигән, һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.
Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам дип уйлаган Аю.
— Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал!—дигән ул Бабайга.