Йокы бабай
babai.mp3
Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди.
Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге бала: Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! – дип акыра-бакыра елый башлый икән.
Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм, бии-ик тә үпкәләгән, тиз-тиз китеп барган.
Төн җиткән, ә берәү дә йоклый алмый икән. Мәчеләр мырылдаган. Кетәктәге әтәч-тавыклар, ишегалдына чыгып, арлы-бирле йөгерешә башлаган. Сарайдагы сыерлар өзлексез мөгрәгән, ә атлар тибенә-тибенә кешнәгән. .
Йоклый алмый интеккән кешеләр, колак тондыргыч әлеге шау-шудан котылыр өчен, башларын мендәр астына тыкканнар.
Моны күреп, теге бала да, үзенең йомшак мамык мендәрен кочаклап:
– Нәнәм... Йокы нәнәм... Нәннә! – дип әйтүен дә сизми калган.
Йокы бабай аның бу акыллы сүзләрен шундук ишетеп алган һәм тылсымлы таягын бер селтәп куюга, барча балалар, ә аннан соң әти-әниләр, әби-бабайлар, кош-кортлар һәм хайваннар иртәгесе көнгә кадәр тәмле йокыга чумганнар, ди.