Аланлык. Иван Шишкин
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
«Аланлык» картинасын Иван Шишкин «Преображенская» станциясе янында яза. Петербург янындагы бу урын бүген Толмачево дип атала. Шишкин бу җирләрне ярата, җәй көне анда дачада яши һәм картиналар ясый. Әйтергә кирәк, ул анда поезд белән йөри, чөнки поезд рәссамны һәм аның гаиләсен шәһәрдән әлеге урынга бик тиз илтеп җиткерә. Ә моннан 10 ел элек кенә бу мөмкин булмый, чөнки ат арбасында бару бик акрын һәм озакка сузыла. Монда туган ягы – Алабугадагы кебек кара урманнар, биек наратлар юк, ләкин табигатьнең шәһәргә якынлыгы, уңайлы дачалар, дуслары булуы аркасында рәссам бу урыннарны үз итә. Ул күп йөри, рәсем төшерә һәм, мөгаен, биредәге һәр почмакны белгәндер. Җәй көннәренең берсендә Шишкин бер аланга юлыга һәм бу урынның бөтен матурлыгын беренче мәртәбә күргәндәй була. Рәссам башкалардан шул сыйфаты белән аерыла да инде: күз инде күнеккәнне беренче тапкыр күргәндәй күрә белә. Кайберәүләр, ничек гомер буе урман ясарга була, дип гаҗәпләнә. Агачлар бертөрле кебек бит! Ә Шишкин: «Табигать – ул төрле һәм һәрвакыт көтелмәгәнчә ачыла», – дип җавап бирә. Урман аланын агач һәм куаклар уратып алган, алан гүя алар кочагында утыра. Агач-куаклар безне дә шушы түгәрәккә керергә: йөгерергә, ятып аунарга, чәчәкнең хуш исен иснәргә, яңа чыккан үләннең назын тоярга чакыралар. Рәссам урман табигатен ясаган, ләкин без, картинага карагач, без җәйге көн шатлыгын тоябыз. Рәссам нинди җете, чиста буяулар тапкан! Яшел Шишкинның яраткан төсе була, һәм ул аның 30 дан артык төсмерен аера! Биредә бу төс җылы кояш яктысы белән баетылган. Җиңел болытлар йөзеп йөргән күк зәңгәрсу төстә. Рәсемгә карагач, шундагы һаваны сулагандай буласың. Һәм, мөгаен, рәссам картинаны да поезд тизлеген тойгандай ашкынып һәм шатланып ясагандыр.
Рәссам хаклы: кеше үсеш кичергәндә, аның әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрә белү сәләте дә тирәнәя бара. 1898 елда «Алан» картинасы Казанда узган күргәзмәдә катнаша. Әсәр шәһәр халкына бик ошый һәм кртинаны Казан музеена сатып калдыруын сорыйлар. Шишкин ризалык белән җавап бирә.
Рәссам хаклы: кеше үсеш кичергәндә, аның әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын күрә белү сәләте дә тирәнәя бара. 1898 елда «Алан» картинасы Казанда узган күргәзмәдә катнаша. Әсәр шәһәр халкына бик ошый һәм кртинаны Казан музеена сатып калдыруын сорыйлар. Шишкин ризалык белән җавап бирә.

