Имәнлектә печән чапканда. Иван Шишкин
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
«Имәнлектә печән чапканда» картинасын рәссам уңышлы иҗат чорында ясый. Озакка сузылган уку еллары артта калган. Рәссам инде гаилә дә корган. Шиикләнә-шикләнә катлаулы эзләнүләрдән соң, Шишкин үз иҗатының төп темасын таба. Ул – Россия пейзажы. «Имәнлектә печән чапканда» картинасында һәрнәрсә бер-берсенә искиткеч рәвештә ярашкан: күк йөзе дә, иксез-чиксез киңлекләр дә, Алабугасындагы чаң манарасы да, бормаланып аккан елга да, биек үләнле үзәнлекләр дә, мәгърур имәннәр дә бар. Имәннәрне рәссам алар янында ясый, шуңа күрә агачлар шундый биек булып күренә – башлары картинага сыймый һәм рам астына кергәндәй тоела. Имәнлектә без учак янындагы кешеләрне күрәбез. Алар монда нишли? Бу сорауга картинаның исеме дә җавап бирә. Алар печән чаба, киптерә, кыш көне сыерларын һәм атларын ашатыр өчен чүмәләләргә сала. Кара әле болында ничә кибән тора! Мөгаен, бу хезмәт бер-ике көнлек кенә түгелдер. Һәм бу вакыт эчендә кешеләр түбә ясагандай җәелеп һәм иркенләп үскән агач ябалдашлары астына сыена. Хәзер дә алар эштән соң шунда ял итәләр, ашарга пешерәләр, инештән су алалар. Кешеләр табигать белән бик тату яши. Имәнлекнең нинди чиста һәм якты булуына игътибар итегез! Димәк, кешеләр табигатькә сакчыл карыйлар, аны кадерлиләр. Имәнлектәге сукмак буйлап без тагын болынга чыгабыз, күк йөзен һәм офыкны күрәбез. Һәркемгә һәм һәрнәрсәгә урын булган зур һәм игелекле дөнья барлыкка килә.
Картина үзенчәлекле сәнгати куәте, киң колачы һәм образ көче белән аерылып тора. Ул Шишкинны рус пейзажына нигез салучы, туган табигатенең матурлыгын хасил иткән чиксез офыклар, күзгә җитмәс болын-кырлар, мәһабәт урманнар җырчысы буларак таныткан күренекле картиналары исәбенә керә. Сурәт объекты – имәнлек – үзе үк монументаль әсәр ясау мөмкинлеге бирә, әмма рәссам пластик чаралар ярдәмендә табигый мотивның яңгырашын көчәйтә.
Рәссам картинаны 1871 елда Алабугага сәфәре вакытында җыелган этюд материалга нигезләнеп ясый. И. И. Шишкин гадәттәгечә билгеле бер урынны сурәтли, шул урынның төгәл «портрет»ын төшерә. Бу хакта, аерым алганда, картинаның беренчел исеме дә әйтеп тора. Ул «Алабуга янындагы имәнлек» дип аталган була. Картинаны Шишкинның дусты, I гильдия сәүдәгәре, ат үрчетү белән танылган П. К. Ушков сатып ала.
Октябрь революциясе чорында картина күздән югала һәм 1926 елда гына Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводынла завод идарәсенең чормасыннан табыла һәм Татарстан мәгариф халык комиссариатының музей бүлеге тарафыннан Казан музеена тапшырыла.