Нәни Тукай Печән базарында. Госман Абдулов
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Госман Абдулов – танылган театр рәссамы. Ул М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли һәм спектакльләр, телевизион программалар өчен декорация эскизлары ясый. Рәссам үзен шулай ук төрле сынлы сoнгать жанрларында да сынап карарга ярата һәм пейзажлар, натюрмортлар һәм жанрлы картиналар иҗат итә.
Аның иҗадый тормышында төрле өлкәгә караган кешеләр һәм вакыйгалар күп була, әмма театр аның гомерлек мәхәббәте булып кала.
Г. Абдуловның күп әсәрләрен театр дөньясы кешеләренә багышлавы очраклы түгел. «Нәни Тукай Печән базарында» дигән хезмәтен рәссам танылган театр режиссёры Марсель Сәлимҗановка багышлый. Режиссёр аны исән чагында үзе күреп, бәяләп өлгерә. Ул картина геройларының берсендә үзен шундук танып ала. Г.Камал театр артистлары – ХХ гасыр башына хас киемнәр кигән Ренат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеровны да таный. Картинага яхшылабрак карасак, рәссамның дусты – драматургы Туфан Миңнуллинны да күреп алырбыз. Автор үз чорының чынбарлыктагы кешеләрен Тукай тормышы турындагы тарихи картинага очраклы гына урнаштырмаган, әйтерсең ул спектакльдәге мизансценаны сурәтләп, пространствоны актерлар һәм декорацияләр белән тутырган.
Картинаның авансценасында ул кием чабуларын җилфердәтеп ашыга-ашыга безгә таба килгән өлкән яшьтәге ир-атны сурәтли. Ул театр сәхнәсендәге глашатайны хәтерләтә. Әлеге ир-ат артка борылып, карашы белән безне төп сюжет үсеш алган картина үзәгенә юнәлтә. Чанада нәни Тукай бөрешеп утыра. Ләкин картина геройларының карашы бөтенләй төп геройга түгел, ә аны базардагы товар кебек сатарга маташкан ямщикка юнәлгән. Аллы-гөлле милли киемнәрдәге кешеләр үз эшләре йөрешә, кемдер сата, кемдер ала. Әнә матур киемле бер хатын бер кочак әйбер сатып алып кайтып бара, ә колакчынлы бүрек кигән шәһәр кешесенең уе бөтенләй базарда түгел, ул юл уңаенда сатып алган китабын караштыра. Яшь сәүдәгәрнең лавкасына тигез итеп тәмле тәм-томнар тезелгән, мәһабәт гәүдәле городовой күзләрен хәйләкәр кыса төшеп тәртипне күзли.
Сәхнәдәге кебек һәркемнең үз роле булган әлеге матур татар базары дөньясында кечкенә Тукайда һичкемнең эше юк кебек тоела. Без баланың югалып, каушап калганын, бичара хәлен сизәбез. Бу халәт аның фигурасының силуэты, киемнәренең төсе, кипкән печәннең кадап борчуы һәм кар көртләренең салкынлыгы белән күрсәтелә. Тукай, әйтерсең, базардагы ыгы-зыгыдан, шау-шудан качып котылырга тели, чөнки үзенең киләчәк яшәү урынын, хәзер язмышының кая алып китәчәген белми. Балачакта кичергән бу вакыйга шагыйрь тормышында онытылмас тәэсир калдыра. Бу хакта соңыннан ул үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында яза.
Рәссам үз эшендә шәһәр тормышы панорамасын оста сурәтли, анда тарихны һәм үзенең замандашларын берләштерә. Бу алым картинаны тагын да җанландырып, чынбарлыкка якынайтып җибәрә, чөнки монда һәркем таныш артистлар, драматургларның йөзләрен таба ала. Бу исә малайның кичерешләрен һәм сюжетның чынбарлыктан алынганын тирәнрәк тоярга булыша.
Катлаулы күп фигуралы картина анык композицион төзелеше, саф һәм җете төсләр палитрасы, эмоциональ тирәнлеге белән аерылып тора.