Туган тел. Искәндәр Рәфыйков
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Г.Тукай үзенең мәшһүр шигырендә туган телнең көчен һәм ролен күрсәткән: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...» . Искәндәр Рәфыйковның «Туган тел» әсәре әйтерсең шул юлларга иллюстрация булып хезмәт итә.
Картинаның сюжеты бик гади, ләкин ул милли колорит белән үтәли сугарылган. Анда көндәлек тормыштагы гадәти бер күренеш аерым символик мәгънә ала.
Рәссам гүя җиңел ситсы пәрдәне читкә этәргәндәй була, һәм без салкын кышның карлы бураннарында күмелеп калган ерак авылдагы бер крестьян гаиләсе йортына эләгәбез.
Монда барысы да безгә таныш һәм күңелебезгә якын. Яңа бүрәнәләрдән буралган агач дивар җылылык һәм рәхәтлек бирә. Тәрәзәгә борынгы нәгыш чигү белән бизәлгән аклы-кызыллы сөлгеләр эленгән. Тар тәрәзә төбендә хуҗабикәнең яраткан яранына да, үсентеле тартмага да урын табылган. Өстәл милли бизәкләр төшерелгән ефәк чуклы ап-ак ашъяулык белән капланган. Өстәлдә укучы көндәлек кирәк-яраклары тора. Ашъяулык пычранмасын өчен, каләм һәм язу карасы тастымалга куелган. Дәфтәр әле ачык, чөнки кара кипсен өчен вакыт кирәк, ләкин тырыш укучы малай көтеп утырмый, инде китабын алып, икенче дәресен әзерли.
Кашларын җыерган малай, иреннәрен сизелер-сизелмәс кыймылдатып, туган телендәге сүзләрне кабатлый. Аның бөтен килеш-кыяфәте – ак күлмәк, бәйләнгән җылы жилет, мәктәп формасы чалбары, матур түбәтәй малайның укуга мөнәсәбәте турында сөйли. Ул шундый тантаналы һәм бәйрәмчә киенгән, әйтерсең такта янына чыгып, өйдә ятларга бирелгән шигырьне укытучысына сөйли. Күрәсең, ул дулкынлана һәм өй эшен «бишле»лек итеп сөйләп бирергә тели, шуңа күрә ятлаган шигырен әнисенә кабат-кабат укый.
Әни кеше, укучы абыйсына комачауламасын дип, бер кулы белән кечкенә кызының бишеген селкетә-селкетә, уйга чумган. Бәйләмен тезләренә куеп, ул улына таба борылган, ләкин карашы еракка киткән, әйтерсең, кышкы суык өргән офыкта улының киләчәген күрергә тели. Автор хатын-кызның йөзен үзенә бертөрле ярату һәм хөрмәт белән сурәтли, аңа сөекле әнисенең чалымнарын кертә. Рәссам ананың башына халыкчан итеп яулык бәйләткән һәм аны бәйрәмчә киендергән. Арзанлы сәйлән муенса, крахмалланган ап-ак алъяпкыч, зәңгәр күлмәк, кулдан бәйләнгән җылы оекбашлар хәтергә уелып калырлык якын образ тудыра. Рәссам картинага үзенә балачактан таныш әйберләрне кертә. Әнә түшәмгә эленгән иске керосин лампасы, стенада әбинең шәмаиле, идәндә өйдә сугылган киндер палас, мендәрләрдә кызыл ситсы тышлыклар. Ананың бөтен дөньясы матур, җете төсләрдә, тик сугышта һәлак булган иренең аклы-каралы фотосы гына җиңелчә сагыш хисе уята.
Шагыйрьнең атаклы шигырендәге таныш юллар әни кешене улына таба борылырга мәҗбүр иткән. Бу шигырь аның йөрәгенә шифалы бәлзәм булып ага: «Улым ана телен өйрәнә!» Димәк, әби-бабайларның гореф-гадәтләре онытылмаячак, балаларда һәм оныкларда лаеклы дәвам табачак.
Рәссам кылкаләм һәм буяулар ярдәмендә гади авыл тормышы күренешен генә сурәтләп калмый, ә туган якка, туган телгә мәхәббәт турында поэма яза.