Кунакка. Искәндәр Рәфыйков
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Искәндәр Рәфыйковның иң танылган эшләреннән «Кунакка» картинасы 1964 елда ясалган. Рәссам өчен истәлекле ел: ул СССР рәссамнар берлегенә кабул ителә. Картина репродукция рәвешендә Аркадий Файнбергның «Татарстан рәссамнары» китабында басыла. Коммунизм төзү чорында совет кешесенең каһарманлыгын сурәтләгән сюжетларга өстенлек бирелгән еллар, ә рәссам үз геройлары итеп гади кешеләрне сайлый. Бу картинасында да бүләкләр белән кунакка, бәлки, үз балаларына ашыгучы авыл картларын сурәтли.
Картина үзенең гадилеге һәм самимилеге белән сокландыра. Рәссам, башкалардан аермалы буларак, рәсем сәнгате аша татар милли характерының үзенчәлеген тапшыруга ирешә. Ул нәкъ менә татарларны, ешрак өлкәннәрне сурәтләргә ярата. Һәм бу үзенчәлек бик табигый кабул ителә.
Картинада бик гади көнкүреш мизгеле сурәтләнгән: бер гаилә күчтәнәчләр белән кунакка бара. Без кышкы кояшлы көнне күрәбез. Тирә-якта чисталык, аклык-сафлык, тынлык хөкем сөрә. Шундый тынлык ки, хәтта аяк астында кар шыгырдаганы ишетелә. Кояш нурлары сибелгән картина шунда ук кәефне күтәреп җибәрә. Геройлар бәйрәмчә килеш-кыяфәттә. Хатын йомшак читек, а аның өстеннән кәвеш кигән. Читек – татарларда традицион аяк киеме. Читек өстеннән кәвеш кию сакчыллык, чисталык сөюне күрсәтә. Хатын-кызның башында бәйрәмнәргә генә бәйләнә торган озын чуклы бизәкле шәл. Татар хатын-кызлары һәрвакыт яулыктан йөргән, хәтта бүтән баш киемен кигән чакта да. Бигрәк тә кияүдәге хатыннар өчен яулык бәйләү мәҗбүри саналган. Хатын-кыз татарда киң таралган плюш бишмәт кигән. Шулай итеп, без картинада татар милли киемнәренең кайбер төрләрен күрә алабыз. Ниндидер тантаналы вакыйга икәнен күчтәнәчләр күрсәтеп тора. Алар кулдан тукылган чуар кызыл ашъяулыкка төрелгән. Картинадагы хуҗабикәнең нәрсә пешергәнен фаразларга гына кала. Татар хатын-кызлары аш-суга бик оста. Алар пешергән чәкчәкләр, өчпочмаклар, бавырсаклар, бәлешләр дөньяга танылган.
Әгәр картинадагы хатын-кыз үзенең киеме, кулындагы кызыл төенчеге белән ниндидер бәйрәм икәнен белдереп торса, аның ире сурәткә җиңелчә юмор, ихласлык рухы өсти. Ир-ат инде яшь түгел. Аның алпан-тилпән килеп, өлкәнәеп баруына карамастан, бер адым да калышмыйча атлап барырга маташуында яшь хатынына тиң булырга тырышуы сиземләнә. Кием өстеннән буылган кызыл пута да рәссам тасвирлаган вакыйганың тантаналы булуына ишарәли. Картинадан җылы яктылык, ниндидер рухи якынлык, игелек хисе бөркелә.