Авыр елларда. Алла Ширяева
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда, Алла Ширяевага 19 яшь була. «Авыр елларда» картинасы – аның диплом эше.
Рәссам үз әсәрен 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын кичергән аналарга һәм балаларга багышлый. Гәрчә Алла Германовна сугыш тәмамланып берничә ел үткәч кенә туса да, ул бу авыр вакытны яхшы күзаллый. Өлкәннәрнең сөйләгәннәре яшь рәссамның хәтеренә нык уелып кала, күңелендә тирән эз калдыра. Аның кичерешләре картинаның темасына әйләнә. Соңыннан Алла Германовна бу картинаны үзенең иң яхшы әсәре дип атый.
Рәсемдә без башына кызыл яулык бәйләгән, йөзен сагыш баскан хатынны күрәбез. Кулында – түгәрәк ипи. Каш астыннан гына карап, ак башлы малай һәм башына сыек зәңгәр төстәге яулык бәйләгән, почык борынлы бер кыз тыйнак кына өстәл артында утырып тора. Алар алдындагы табын мул булмаса да, кабыклы бәрәңге белән сөт бар. Мөгаен, бу әтиләре фронтта булган яшь гаилә тормышыннан бер мизгелдер. Әмма рәссам шул мизгелне озынайта, ягъни озакка сузылган дүрт сугыш елын һәм аннан соңгы берничә елны үз эченә алган «авыр вакыт»тагы тормышны күрсәтүгә ирешә. Без монда сурәтләнгән мизгелдән соң нәрсә булачагын да күз алдына китерә алабыз. Бу чорда кешеләр бик зур югалтуларга дучар була, кайчак коры бәрәңге белән генә тукланырга туры килә, анысы да әле бөтен кешегә эләкми. Сөт бик еш хыялда гына кала, шуңа булса кирәк, сөт салынган кружкалар картинада шундый ак төстә. Әйтерсең алар балаларның күзенә генә күренә. Кабыклы бәрәңге өеме дә балалардан ерак, әкияттәге бетмәс-төкәнмәс ризык чүлмәген хәтерләткән чуен чүлмәк янында ясалган. Ләкин хәзер ул кара һәм буш. Икмәк һәм бу гади авыл көнкүреше предметының картинадагы өч персонаж белән бер композицион бәйләнештә булуы очраклы түгел. Аларны авыр заман, тамак туйдыру турындагы уртак фикер үзара бәйли.
Картина сугыш зилзиләләрен кичергән балаларның киләчәктә нинди кешеләр булып җитешәчәге турында да сөйли. Бу заманның бөтен авырлыгы алар җилкәсенә дә төшә, сугыш чоры балалары иртә өлгерә. Малайның кыю карашында әтисезлекнең гаделсезлегенә һәм кыенлыкларына каршы торуга, гаиләңне яклауга әзерлек күренә. Кызның йөзендә балага хас булмаган җитдилек һәм сабырлык чагыла. Бу сыйфатлар гомумән сугыштан соңгы буыннарның холкында күзәтелә. Үзәктә – ана фигурасы, ул көчле һәм нык, балаларына терәк һәм таяныч.
Газап, сагыш, курку, көтү, өмет, шул ук вакытта горурлык – аның бөтен эчке дөньясы йөзендә чагылыш таба. Сугыш елларында һәр совет хатын-кызы фидакярлек үрнәге күрсәтә: кырда яки заводта, мәктәптә яки хастаханәдә эшли, Ватанны саклый... Хатын-кыз балаларын үстерә, аларның киләчәген кайгырта.
Авыр сугыш чорына бәйле сюжет булуга карамастан, картинада гаҗәеп яктылык бар. Ул балалар киемнәренең Рублёв эшләрен хәтерләткән нәфис төсләрендә, балаларның самимилегендә, авторның киләчәккә ышанычында чагылыш таба.
Һәм бу балаларның киләчәге чыннан да данлы булды! Без аларны – бүген инде олыгайган «сугыш чоры балалары»н яхшы беләбез. бала чакларында сугыш авырлыкларын туганнары һәм якыннары белән бергә күтәргән безнең әби-бабаларыбыз бит алар.