Тәрәзә янында. Рөстәм Хуҗин
Тип видео:
Видеоролик

Тәрәзә янында. Рөстәм Хуҗин

Информация
Тип видео Видеоролик
Бу – Казан рәссамы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Фәит улы Хуҗинның искиткеч картинасы. «Тәрәзә янында» картинасы рәссам иҗатында резонанс ноктасына әйләнә. «Тәрәзә»дә әле бәләкәй кешегә сер булган икенче бер дөнья чагыла. Рәхимсез кыш һәм авыр хезмәт дөньясы.

Беренче карашка, картина гади һәм аңлаешлы: бер кечкенә малай тәрәзә төбендә, мавыгып, урамда ниләр булганын карап утыра. Ләкин бу гадилек артында ниндидер табышмак яшеренгән.

Малай безгә арты белән борылган, аның аркасы белән киеме – шакмаклы күлмәге генә күренә. Аның карап торышында бөтен игътибары урамны күзәтүгә юнәлгәнлеге чагыла. Ул анда нәрсә күрә? Аны нәрсә шулкадәр кызыксындыра? Анда – гаять зур дөнья, кызыклы әйберләр һәм әле тоеп-татып карамаган мөмкинлекләр. Анда кыш һәм кар, анда ишегалды себерүче. Артык әллә нәрсә дә түгел кебек, әмма балага кызык. Ә бәлки, бу быелгы беренче кардыр. Шуңа күрә сабый, рәсем ясавын ташлап, ишегалдын кызыксынып күзәтәдер.

Монда без контраст күрәбез: малай яшәгән бүлмәдә җылы (тәрәзә төбендә яран чәчәк атып утыра), ә урамда салкын һәм кар. Малай кечкенә, ә ишегалды себерүче хатын – зур. Малай рәсем ясый – тәрәзә төбендә без рәсемнәр күрәбез, хатын исә кар көри, авыр эш эшли.

Картинаның үзәгендә – зур тәрәзә. Тәрәзә артындагы картина зур кәгазь битенә охшап кала. Анда ишегалдын себерүче хатын себеркесе белән катлаулы бизәкләр ясый һәм, кешеләр тайгак җиргә басканда егылмасын өчен, сукмакка сары-кызгылт-сары ком сибеп, картинага буяулар өсти, күрше йортның якты тәрәзәләре, агач ботакларын һәм җирне каплаган ак кар болытлары да тынлыкка һәм кышкы йокыга талгандай тоела.

Киң тәрәзә төбе малайга өстәл хезмәтен үти, анда уенчыклар белән уйнарга һәм зур якты тәрәзә янында рәсем ясарга була. Һәм малайның бөтен игътибары урамга юнәлгән дә. Бәлки, ул тәрәзәдән күргәннәрен кәгазьгә төшерергә телидер.

Картинадан тынычлык, җылылык бөркелә. Тәрәзә янында, җылыда утырып, кар яуганнан соң үзгәргән тылсымлы дөньяны күзәтү ничек рәхәт. Рәсемгә карап, тамашачы үзенең бала чагын искә төшерә. Без барыбыз да кечкенәдән тәрәзәдән карарга, бу серле дөньяны танырга һәм хыялланырга ярата идек.

Похожие материалы