Арбор. Кыш. Рөстәм Хуҗин
Тип видео:
Видеоролик

Арбор. Кыш. Рөстәм Хуҗин

Информация
Тип видео Видеоролик
Замандашыбыз Рөстәм Хуҗин картиналарын реализм академик мәктәбенең илебездә формалашкан иң алдынгы традицияләрендә иҗат итә. Аның «Арбор. Кыш» әсәрен Серов, Коровин, Шишкин картиналары белән тиңләштерергә була. Беренче карашка картина тәмамланмаган этюдка (картинага әзерлек эше) охшаган. Бу тойгы аның натурадан ясалуы белән бәйле. Рәссам Татарстанның төрле авылларына пленэрларга йөрергә яраткан. Шуларның берсен – Арбор авылын – без әлеге эштә күрәбез дә. Картинада гап-гади бер авыл урамы сурәтләнгән, аның һәр йорты үзенең кабатланмас килеш-кыяфәте белән аерылып, озын-озак болытлы кышкы көннәрнең сорылыгын җете төсләре белән сыеклап бизәп тора.

Чиксез соры төс күк белән җирне төссезләндереп, аларны бербөтен итеп берләштерә. Картинаның төсләр гаммасында алсу, шәмәхә, зәңгәр төсләрнең төрле төсмерләре өстенлек итә, аларда җылы һәм салкын тоннарны аерып чыгарырга мөмкин. Берләшеп, алар перламутр балкышы эффектын тудыралар. Пейзажның аксыл көмешсыман палитрасы картинаны караңгылатмый, ә яз якынлашуын сиздерә торган салкын һаваның сафлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Буяуны рельефлы төшерү ярдәмендә бу пастель тоннар чын кышкы мохитне ачып бирә.

Тонык буяуларны йомшаклык белән төшерү, катлаулы төсмерләр файдалану бәрабәренә картинада тынычлык һәм тынлык халәте барлыкка китерелә. Урамда уйнап йөргән сабыйларның фигуралары җете төстәге акцентлар белән күзгә бәрелеп тора торган итеп бирелгән кебек, бу тынлыкта бары тик балалар тавышы гына ишетелә. Аларны күргәч, картина шундук җанланып китә һәм инде андый соры һәм күңелсез булып күренми. Рәссам аларга ерактан карый, шуңа күрә балаларның фигуралары кечкенә төсле төерчекләр булып кына күренә, ләкин нәкъ менә шул рәвешле ерактан сурәтләү аңа авыл урамының панорамасын күрсәтү мөмкинлеге биргән. Рөстәм Хуҗин үз эшендә көндәлек тормыш күренешен тасвирлаган. Рус передвижниклары үрнәгендә реалистик сурәтләү манерасын кулланып, автор кыш образына шигъри моңлылык биргән пейзаж иҗат иткән.