Язгы рәссамнар. Лотфулла Фәттахов
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Лотфулла Фәттаховның гаҗәеп таланты балалар өчен ясалган «Язгы рәссамнар» картинасында чагылыш таба. Язгы җылы көн. Күктә балкыган кояш коры асфальтка акбур белән сызып «тыркын» уйнаган малайларны да җылыта. Кайсыбыз гына яз алып килгән шатлыклы тойгыны хәтерләми икән? Шәһәрдә ул беренче чиратта кибә башлаган, ләкин әле кар исе килеп торган, шулай да кояш нурларыннан җылына башлаган асфальт белән үзен сиздерә. Урамга йөгереп чыгарга, идән кебек коры асфальтка акбур белән язарга-ясарга, рәхәтләнеп «тыркын» сызып уйнарга була. Әлеге картина күңелдә якты хисләр, яшәү өмете уята.
Игътибар белән карасак, бер малайның ракета белән йолдыз ясаганын күрербез. Картина 1962 елда ясалган. Бу вакыт нинди вакыйгалар белән истәлекле соң? Биш ел элек Җирнең ясалма иярчене җибәрелә. Ә бер елдан, 1961 елның 12 апрелендә, бөтен Советлар Союзы өчен истәлекле вакыйга була – хәрби очучы Юрий Гагарин галәмгә беренче очыш ясый. Ә тагын бер елдан соң тәүге хатын-кыз космонавт Валентина Тережкова космоска оча. Бу картинадан соң өч ел үткәч, рәссам-космонавт Алексей Леонов беренче булып космоска чыгачак. Шулай итеп, без 1960 нчы еллар башының космик киңлекләрне үзләштерү белән бәйле булуын күрәбез. Малайлар бу вакыйгалардан читтә кала аламыни? Әлбәттә, юк! Алар космос белән җенләнеп, ракеталар ясаганнар, үзләрен әле Айда, әле Марста дип күз алдына китергәннәр. Бу картинаның герое да үз ракетасын ясый. Бала чакта без барыбыз да ниндидер зур-зур теләкләр белән янабыз, батырлык эшләргә, тарихка керергә хыялланабыз...
1962 ел. Сугыш турында хатирәләр әле онытылмаган. Илебез әле тулысынча аякка да басып бетмәгән. Малайларның ярлы киенгәнен күрәбез. Ракета ясаган малайның җиңендәге зур тишектән эчтән кигән зәңгәр кофтасы күренеп тора. Ләкин бу вак-төяк кенә. Иң мөһиме, хыял булсын, хыял яшәсен...
Шундый атаклы рәссам ник шулай бала-чагаларны ясаган соң, дип сорар кемдер. Хикмәт шунда ки, Лотфулла Фәттахов бик бала җанлы булган. Бигрәк тә аларның гөр килеп шаярганнарын яраткан. Үзе дә өч бала атасы булган. Еш кына аларны натура, рәсем өчен үрнәк итеп ясаган, һәм алар картиналарның төп геройларына әйләнеп киткәннәр. Гомумән, рәссам жанрлы картиналар ясарга яраткан. Менә гөрләп инеш ага, әнә кояш нуры күлләвекләрдә җемелдәп чагыла. Һәм рәссам шунда ук кылкаләменә үрелә. Фронт газапларын күргән, әсирлеккә эләгеп, аннан берничә тапкыр качкан, могҗиза белән исән калган кеше буларак, Лотфулла Фәттахов тормышны сөяргә өйрәнгән, һәр болында, һәр яфракта матурлык күрә белгән, һәр мизгелнең кадерен аңлаган. Менә шуңа күрә рәссам иҗатында зур булмаган жанрлы манзаралар һәм балалар күп.