Сабан туе. Лотфулла Фәттахов
Тип видео:
Видеоролик

Сабан туе. Лотфулла Фәттахов

Информация
Тип видео Видеоролик
Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе – бер үк вакытта борынгы да, яңа да булган хезмәт бәйрәме ул, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары бергә үрелә. Бәйрәмнең исеме «сабан» һәм «туй» (бәйрәм) сүзләреннән ясалган һәм «сабан бәйрәме» дигәнне белдерә.

Бәйрәмнең аллы-гөлле дөньясын рәссам киндергә күчереп, һәр тамашачыны Сабан туена гашыйк иттерә. Ул үзен гүя шул картинада бәйрәм мәйданчыгының сул почмагында сурәтләнгән репортёр-фотограф урынына куя. Әйтерсең без рәссам белән янәшә басып, мавыктыргыч көрәшне күзәтәбез. Фотографның бик күп кадрлар төшерү мөмкинлеге бар, ә рәссам бер генә мизгелне эләктереп бирә ала һәм ул шунда безгә барысын да күрсәтергә тиеш. Һәм Лотфулла Фәттахов бу эшне оста башкара.

Рәссам картинада татарча көрәш яки билбау көрәшенең кульминацион мизгелен сурәтләгән. Ике батыр милли бизәкләр төшерелгән ак җитен сөлгеләр белән бер-берсен билдән буып алган. Көрәшчеләрнең һәркайсы өчен олысы да, кечесе дә җан атып тора. Автор картинада ихлас хис-кичерешләрне тасвирлап бирүгә ирешкән. Кемдер батырга шәп алым тәкъдим итә, кемдер аның нәтиҗәлелегенә шикләнә, кемдер инде җиңүченең исемен кычкырырга әзер, икенчесе аны ашыкмаска өнди, ә инде үзе дә кайчандыр күп тапкыр бил алышкан кырыс хөкемдар көрәшнең гадел барышын күзәтә. Әүвәлге ярышларда чемпион булганына бер хөрмәт билгесе рәвешендә аның иңбашына җиңүче сөлгесе салынган. Озын таяклы икенче аксакал исә, кайсы якка күтәреп салырга икәнен әйтер өчен, иелә-бөгелә карый. Картинада бер генә битараф йөз дә юк, анда һәр тамашачы хәрәкәттә, һәрберсе дулкынлана, борчыла. Орыш әле тәмамланмаган, әмма инде чираттагы батыр, биредәге чибәркәйләргә горур гына карап куеп, бил алышуга чыгарга омтыла. Ирекле сәхнәнең партерында балалар урын алган. Алар, сихерләнгән кебек, ирексездән алгарак чыгып, батырларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора. Кайберләре, дуэль барышын яхшалабрак күрер өчен, хәтта бер-берсенә менеп атланган.

Бәйрәм турында эзлекле сөйләп бирү өчен кирәкле иң төп шәхесләрне төс һәм яктылык белән аерып, рәссам тамашачы халыкны бик оста берләштерә. Күп фигуралы композиция авторның картинадагы һәркемгә һәм аны караучылар өчен чын бәйрәм хисе тудыру теләгенә буйсына.

Рәссам үз әсәрендә авыр хезмәт көннәренә бәйрәм шатлыгын, тормыш матурлыгын капма-каршы куя һәм бу эштә табигатьнең үзен ярдәмгә чакыра. Әнә балкып торган кояш аның геройларын җылыта; җил карт каен яфракларын кыштырдатып, рәхәт җиләслек бирә; күк гизгән ап-ак болытлар көтеп алынган күләгә ясый; әнә матур сөлгеләр җилдә җилфердәп, кунаклар чакыра. Автор картинага караган һәркемнең совет кешеләрендәге рухи көч белән соклануын, алардагы сөенеч һәм оптимизм хисенә сокланып, үзләренең дә шатлык тоюын һәм бу хисне саклап калуын теләгән. Музейда бу картинаны карарга яраткан тамашачылар саныннан чыгып фикер йөрткәндә, рәссамнең теләге чынга ашкан.