Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю. Рәшит Заһидуллин
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Теләсә нинди зур бәйрәмгә әзерлек һәрвакыт алдан башлана. Сабан туена да шулай ук. Бәйрәмдә ярышлар төп рольдә, ә җиңүчеләрне бүләкләү һәм «бөтен тирә-юньгә бәйрәм» оештыру өчен, бөтен авыл алдан ук сыйлар һәм бүләкләр җыя. Авылның һәр кешесе бәйрәмгә үзеннән өлеш кертергә теләгән. Авыл буйлап сөрәнчеләр аваз салып барган һәм, өйләргә, капка төпләренә килеп, бүләкләрне кабул итеп алганнар. Шул рәвешле бәйрәмгә әзерлек – бүләкләр җыю һәрчак җыр-биюләр, мәзәкләр, такмаклар белән үтеп, һәркемдә бәйрәм хисен уяткан.
Равил Заһидуллин картинасында без ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр җыю белән мәшгуль шат күңелле озын процессияне күрәбез. Әнә бер бабай иңбашына төрле төстәге сөлгеләр бәйләгән озын колга күтәргән. Ни өчен нәкъ менә сөлгеләр? Чөнки чигүле ак сөлге ярышларда җиңүчегә иң кыйммәтле бүләк дип саналган. Ак сөлге – халык күңеленең символы. Ак төс һәрвакыт физик һәм рухи чисталык белән ассоциацияләнгән. Ак сөлге белән кунакларны каршы алалар, яшь парларны сәламлиләр, көрәшчеләр дә, бил алышканда, бер-берсен сөлге белән «эләктереп» ала.
Ләкин картинадагы озын колгада рәссам төсле сөлгеләр дә ясаган. Аларны былтыргы сабан туеннан соң үзләренә кияү тапкан яшь киленнәр чиккән. Әлеге сөлгеләр бәйрәм әләмнәре кебек җилфердәп, авылда узачак бәйрәм рухын формалаштыра. Бүләк җыючы янында балалар йөгерә. Алар төрле яшьтә, һәркайсының үз холкы, һәркем нәрсә белән дә булса мәшгуль. Игътибар белән карасак, берәүләрнең сөйләшеп баруын, ә икенчеләренең болай гына атлаганын күрербез. Алар бәйрәм сыйлары өчен чиләкләр һәм янчыклар алып килгән. Бу күңелле вакыйгада катнашу мөмкинлегенә сөенгәннәре сизелеп тора.
Рәссам сюжет өчен озын горизонталь формат сайлый, офык сызыгы биектә ясалган һәм җиңелчә томан эчендә югала. Манзара өчен шундый ракурста кечкенә авылның бер фрагментын сурәтләп, автор безгә туган як табигатенең матурлыгы турында сөйләргә тели. Пейзажның масштаблылыгы, озынчалыгы, панорамалылыгы да шуның белән бәйле. Алгы планда дугасыман калкулык, еракта, елга аръягында, тагын бер авыл бар, бүләк җыю процессиясе шунда ашыга. Елга алгы һәм арткы планнарны берләштерә, пространствоның тирәнлеге тагын да яхшырак тоемлана бара. Елга аръягындагы калкулык итәгендәге кешеләр һәм йортлар күпкә кечерәк ясалган. Бу эффект перспектива дип атала, һәм автор аны авыл пейзажы панорамасын һәм бәйрәм масштабын күрсәтү өчен оста куллана.
Картинаның эчтәлеген зур агач баетып тора. Аның киң җәелгән ботакларында инде бөреләре бүрткән. Ул да үзенчә язгы халык бәйрәменә әзерләнә, яшькелт яфраклары яңа киемен кияргә җыена. Рәссам күргәннәрнең барысын да гомумиләштерә һәм уртак типларга берләштерә. Тормышның бер мизгелен чагылдырып, ул аны шундый итеп тасвирлый ки, без сурәттәге эш-хәрәкәтләрне озакка сузылган вакыйга рәвешендә кабул итәбез. Һәм без җыр-биюле тату процессиянең картина буйлап хәрәкәт итеп, йорттан-йортка, капкадан-капкага йөри-йөри, булачак бәйрәмне якынайтуын күз алдына китерә алабыз.