Акбай. Рәшит Газиев
Тип видео:
Видеоролик

Акбай. Рәшит Газиев

Информация
Тип видео Видеоролик
Г. Камал театрында эшләгәндә рәссам декорацияләр һәм костюмнар ясый, шул исәптән Т. Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектакленә дә ( Спектакльнең режиссёры Илдар Хәйруллин). Театр бизәлеше Рәшит Газиев иҗатының зур өлешен тәшкил итә, әмма театр рәссамы булуга карамастан, ул еш кына картиналар да ясый.

Рәссамның иң матур әсәрләреннән берсе – «Акбай» картинасы. Бу рәссамның соңгы эше. Шәмәхә түбәле ак сарай фонында, саргайган үлән арасында сары моңсу күзләре белән безгә текәлгән зур ак эт сурәтләнгән. Картинадагы образлар рәссамның субъектив-лирик кичерешләре белән органик рәвештә кушылган. Рәссамның эше эмоциональ гомумиләштерү, күренешнең вакыт буенча сузылган асылын сурәтләргә омтылу нәтиҗәсе булып тора.

Бу картинаны күргәч, күңелдә сагыш хисе туа. Муенчагына карап фикер йөртсәк, Акбайның хуҗасы булган. Кайда ул хәзер? Акбай нишләп ялгыз калган? Акбай хуҗасы белән бергә үткәргән бәхетле көннәрен хәтерли. Басу буйлап, бер-берсен узышып, бергә йөгергәннәрен, тәгәрәп киткән тупны бергәләп тотканнарын, бер кабартманы икегә бүлгәннәрен оныта алмый. Хуҗасының кул җылысы, учының татлы исе хәтереннән чыкмый. Бәлки ул хуҗа, дача сезоны тәмамланганнан соң, Акбайны ялгыз калдырып, әти-әниләре шәһәргә алып киткән бала булгандыр? Бәлки, ул кинәт авырып киткән берәр карттыр һәм хәзер Акбайны кайгыртыр кеше юктыр?

Этнең һәм сарайның ак төсе алар арасындагы туганлык хисен символлаштыра. Хуҗа кеше кем генә булмасын, аңа ни генә булмасын, Акбай бу хуҗалыктан китә алмый, ул аның өчен бик кадерле.

Искергән сарай кайчандыр булган бәхетле тормышны, югалган йортны символлаштыра. Аның түбәсе ничек матур итеп ясалган! Ул бизәкле мозаика кебек һәм андагы һәр бизәк – бер истәлек, җылыда, рәхәтлектә үткән бер көнне белдерә. Саргайган үләннең кызгылт-сары төсе, сарайның яртысыннан күбрәген алып торган, салынып төшкән авыр түбә ялгызлык, ташландыклык, югалган йорт тойгысын көчәйтә. Игътибар беләнрәк карасак, корылманың ике ягында күзләрне хәтерләткән кечкенә генә тәрәзәләр күрербез. Алар да Акбайның күзләре шикелле сагышлы тоела. Ә бу гади бер сарай гына микән соң? Бәлки бу сәяси строе кинәт алмашынып, тормыш-көнкүрешнең һәр өлкәсе тамырдан үзгәргән ил, дәүләт, җәмгыять образыдыр? Искене сагыну, йортсыз калу тойгысы шушы үзгәрешләр аркасында килеп чыкмаган микән? Нинди сер саклый икән бу Акбай?..