Казан урамнарында. Рәшит Заһидуллин
Тип видео:
Видеоролик

Казан урамнарында. Рәшит Заһидуллин

Информация
Тип видео Видеоролик
Равил Заһидуллин романтик авыл пейзажлары, шәһәр күренешләре, шулай ук Казан ханлыгының һәм Идел Болгарының төрле чорларын сурәтләгән тарихи темаларга масштаблы картиналар авторы буларак билгеле.

Аның бер әсәре туган каласының бик борынгы урамнарына багышланган. Картинада рәссам ханлык чоры Казанының бер кечкенә урамына хас тарихи панораманы сурәтләп, безне шул шәһәр мохитенә алып китә. Картинадагы һәр почмакның үз геройлары һәм үз эчтәлеге бар.

Картинаның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты галимнәре катнашында ясалуы да игътибарга лаек. Картина образларын ясаганда ярдәм йөзеннән, алар археологик артефактлар тупланмасын тәкъдим иткән. Бу күренеш фән белән сәнгать арасындагы бәйләнешне ассызыклый. Институт туплаган уникаль артефактлар кылкаләм остасының сюжетларында чагылыш тапкан һәм рәссам әсәрендә чынбарлык белән элемтәне көчәйтә.

Шәһәр бистәсе урамнары рәссам тарафыннан чынлыкта булганга бик якын күрсәтелгән. Картинаның арткы планында Казан кирмәненең агач диварын күрәбез. Каравыл каланчалары, мәчет манаралары, торак йортлар борынгы шәһәр мохитен тоярга булыша. Рәссам кала тормышының бер кечкенә өлешендә шәһәр бистәсенең ничек яшәвен күрсәтергә тели. Читтәрәк, Шәрык кунакларын җәлеп итеп, бер йөк товар китергәннәр. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләргә чит ил кунаклары үзләре, аларның бу як өчен ят ефәк киемнәре һәм киез башлыклары кызык, ә менә гамьсез малайлар көлешә-көлешә йөгереп кенә үтеп китә.

Хөрмәтле бай читтән килгән бер карт белән сәясәт, сәүдә яки һава торышы турында тыныч кына гәп кора, аларның әңгәмәсе һәрнәрсәгә колак салырга яраткан бер төркем халыкны җәлеп итә. Ыгы-зыгылы урыннан читтәрәк, бала багучы хатын белән бергә, сабыен ияртеп яшь ана үтеп бара. Чибәр кызның бай киеме ярлыныкыннан бик аерылып, шәһәр мохитенең, биредәге тормышның төрлелеген ассызыклый.

Арткы планда атка атланган яугирләр, мәчеткә юл тоткан мулла күзгә чалына. Рәссам картинаны театрдагы мизансценага охшатып ясый, әсәрен планнарга бүлеп һәм композицион яктан кешеләр төркемнәрен берләштереп төзи. Шул сәбәпле картина тере сурәт булып тоела, һәм аны, бер персонаждан икенчесенә күчә-күчә, озаклап карыйсы килә.

Шәһәр кешеләре фигураларының җанлылыгы аркасында архитектура пейзажының шартлылыгынf һәм график сурәтләнүенә игътибар да итмисең. Еракка тезелеп киткән йортлар, манаралар картинага тирәнлек бирә һәм пространство барлыкка китерә. Без авторның шәһәрдән кечкенә генә бер өлешне күрсәтүен, шул ук вакытта Урта гасырлардагы Казанның үзенчәлеге һәм бөеклеге турында сөйләргә теләвен аңлыйбыз.

Сурәтләнгән урамнарның һәм анда яшәүчеләрнең матурлыгын әсәрнең нокталы ысул белән эшләнүе ассызыклый. Рәссамның бу уникаль манерасы бергә тоташкан мең төрле төстәге ноктага охшаш. Дөнья сәнгате тарихында бу юнәлеш пуантилизм (дивизионизм) дип атала. Әлеге стильдә эшләүче рәссамнар бармак белән генә санарлык. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә дә бу әсәр үзенең колориты белән борынгы тукыма гобеленнарны хәтерләтәдер. Рәссам автор анда бөек Казанның портретын бик җентекләп ясаган.