Карт алмагач төбендә. Шамил Шәйдуллин
Тип видео:
Видеоролик

Карт алмагач төбендә. Шамил Шәйдуллин

Информация
Тип видео Видеоролик
Шамил Шәйдуллинны метафорик образлар һәм фикерләр белән сугарылган үзенчәлекле сәнгати тел иясе дип саныйлар.

Һәрбер әсәрендә ул тамашачыга үзенең тарихи фәлсәфи эчтәлекле гыйбрәтле хикәяләрен сөйләп бирү өчен яңа үтемле сәнгать чаралары таба. Аның картиналарында классик композиция алымнары, төсләрнең декоративлыгы һәм примитивизмның бер юнәлеше булган наив элементлары үзара яраша.

Рәссамга туган җир, гади кешеләр тормыш-көнкүреше темасы аеруча якын була. Авторның күп кенә хезмәтләренә киңәйтелгән сюжет, күп фигуралы композиция, динамик ритм хас.

«Карт алмагач төбендә» картинасы шундыйлардан. Куәтле карт алмагач образы композициянең үзәге һәм бөтен әсәрне берләштергән символ булып тора. Аның ботаклары карт хатын кулын хәтерләтә, Алмагачның матур һәм сусыл җимешләрын картинаның яшь геройлары – балалар һәм оныклар җыя. Җылы җәйге кичтә бөтен гаилә өй янындагы эскәмиягә җыелган. Менә яшь хатын, кайнанасы белән әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, җылы шарф бәйли. Оныгын йомшак кына кочаклаган әби килененә акыллы һәм төпле киңәшләрен җиткерә. Баланың әтисе, аларның әңгәмәсенә колак салып, кичкә авышкан көн турында уйлана.

Баеп барган кояшның җылы нурлары яфраклар арасыннан йорт башлыгы – карт бабайның йөзен эләктереп ала. Чагылдырган кояш аркасында күзен бераз кыса төшеп, ул радиоалгыч боргычын мавыгып боргалый-боргалый яраткан дулкынын эзли. Бар тирә-якка алма исе белән кушылган җылылык, назлылык хисе таралган, тормыш мәшәкатьләреннән арынып торган тынычлык мохите хөкем сөрә. Тагын бер көн ахырына якынлаша, ул бөтен борчуларны, авырлыкларны үзе белән алып китә. Төсләрнең һәм формаларның хәрәкәтчәнлегенә, юнәлешле сызыкларга һәм силуэтларның катлаулылыгына карамастан, картинаның һәр героена эчке тынлык үтеп керә.

Йортның детальләрен стильләштереп һәм гадиләштереп, буяуларны мулдан төшереп ясап, автор аны төсле фонга әйләндерә.

Рәссамның кызыл, кызгылт-сары, алтын, куе яшел кебек саф, җете төсләргә өстенлек бирүе юкка түгел. Алар рәсемгә аерым бер төрле көч өсти. Картина чын-чынлап җылылык һәм яктылык чәчеп тора. Фигураларны анык сызып ясап, детальләрне һәм яктылык-күләгәләрне җентекләп сурәтләүдән баш тартып, картинада төс һәм тон акцентларын ясауга игътибар биреп, автор безне үзенең иҗади фантазияләре һәм аллегорияләре дөньясына алып керә.

Картина каршыбызга төсле келәм булып килеп баса, анда халык сәнгатенең декоратив бизәк төшерү традицияләре, академик рәсем принциплары белән ярашып, игелек һәм мәхәббәт турында тиңсез әсәр хасил итә.