Хатирәләр. Шамил Якупов
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Картинаның бик гади, ачык, төгәл композициясе безне татар авылына алып китә. Агач йорт дивары, уеп эшләнгән йөзлекле тәрәзә, коймада утырган мәче, куе кызыл балан тәлгәшләре – иң әүвәл менә шулар күзгә ташлана. Яхшылабрак карагач, ботаклар арасындагы карабүрекләрне күреп алабыз. Алар кышкы сый-нигъмәттән авыз итәргә килгән булса кирәк.
Гыйнварның ябалак-ябалак кары үзенә күрә җиңеллек һәм уйчанлык хисе тудыра. Аклыкка чумдырылган тирә-як гүя безне үткәннәргә, истәлекләргә алып китеп бара, бу хатирәләр алай ук анык та, аңлаешлы да түгел, ләкин алар җанга бик кадерле.
Картинага карагач, янып торган балан тәлгәшләре салкында туңып шыгырдый төсле тоела, ә өйдә, һәрвакыттагыча, ут яна, анда җылы һәм рәхәт.
Рәссам күп төрле буяулар кулланмаган: охра, зәңгәрсу-кара, ак белән сыегайтылган кызыл. Төп төснең төсмерләре ярдәмендә автор детальләрнең җанлылыгына һәм сәнгатьлелегенә ирешә. Колорит бердәмлеге картинага затлы бөтенлек бирә. Без йомшак кар белән капланган, коңгырт, сары, караның төрле төсмерләре белән баетылган кызыл төскә дан җырлауны күрәбез. Автор картинасын «Хатирәләр» дип атаган, мөгаен, картинаның сюжеты балачактан алынгандыр, ә балачак истәлекләре, мондагы салкын тоннарга карамастан, һәрчак йөрәкне җылытып тора.