Ана портреты. Харис Якупов
Тип видео:
Видеоролик

Ана портреты. Харис Якупов

Информация
Тип видео Видеоролик
Харис Якупов үз әнисенең сөйкемле, җанга якын образын берничә тапкыр сурәткә төшерә. Аның чалымнары рәссамның күп кенә картиналарындагы хатын-кызларның йөзләрендә тоемлана.

1955 елда ясалган портрет – сугыштан соңгы ун еллыкның иң лирик әсәрләреннән. Рәссам әлеге эшендә әнисенә мәхәббәтне, аны ихлас хөрмәт итүен, үзенең кечкенә балаларына карата назлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәтен чагылдыра.

Картина сюжетның аеруча тантаналылыгы һәм шул ук вакытта тормышчанлыгы белән аерылып тора. Рәссам затлы матур күлмәк кигән хатын-кыз силуэтын гүя яктылык нуры белән караңгыдан тартып ала. Автор көчле, җитди һәм бер үк вакытта яхшы һәм зирәк героиня образын бик яратып, игътибар белән сурәтли. Бу ханымның зур йорт хуҗабикәсе икәнлеге шундук таныла. Авторның аны гадәти тормыш мизгелендә – өстәл артында утырган рәвештә сурәтләве дә юкка түгел. Бер секунд элек кенә ул оныклары белән бик тәмләп сөйләшеп утырган булса кирәк, менә хәзер исә аңа дәшкәннәр дә, әни кеше борылып, игътибар белән безгә карый.

Оныкларының берсе, йомшак уенчык аюны кочаклап, әбисе алдында утыра, икенчесе, дөньясын онытып, тәмле карбыз ашый. Кайнап торган самавыр, өстәлдәге чәчәк бәйләме өйдә рәхәтлек, җитешлек һәм мәхәббәт хөкем сөрүен күрсәтә. Автор бу теманы җылылык һәм яктылык белән сугарылган алтын төсмерләрне сайлап үстерә. Картинадагы төсләр колориты һәм катлаулы фактура эшчән хатын-кыз, ана, нәселне саклаучы хатын-кыз образының эчке дөньясын ачу максатына хезмәт итә. Аның авыр язмыш кичүе һәм зирәклеге йөзендәге һәр җыерчыкта, арыган булса да, игътибарлы карашында чагылыш таба, ә йөзендәге елмаю рухи көчен һәм холык ныклыгын күрсәтә.

Төп героиняның әйләнә-тирәсен тасвирлаганда, автор татар милли колоритын гәүдәләндерә торган нәрсәләргә өстенлек бирә: өлкән оныгының башындагы түбәтәй, кечесенең аягындагы читекләр, өстәлдәге чигүле сөлге, хатынның яулык бәйләү рәвеше – әнә шундыйлардан. Автор халык мотивларын совет кешесенең көнкүреше элементлары белән уңышлы берләштереп җибәрә ала, нәтиҗәдә картинага миллилек килеп керә. Харис Якуповның үзенчәлекле сәнгать стиле, үз нәселенә, үз халкы тарихына хөрмәт рәссамга зур булмаган картина аша әнисенең язмышы турында матур поэма язарга мөмкинлек бирә.
«Ана портреты»ның нигезендә тирән хакыйкать, табигыйлык ята һәм аның төп герое ана кешенең иң яхшы сыйфатларын туплаган, һәр тамашачыда хөрмәт уята торган гомуми образ буларак кабул ителә.