Хөкем алдыннан. Харис Якупов
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» дип аталган әсәре каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган. Картина ясау турында рәссам 1950 елда уйлана башлый, композитор Нәҗип Җиһанов та әлеге образны мәңгеләштерергә киңәш бирә. Бу әсәр рәсем сәнгатендә Муса Җәлилгә багышланган беренче әсәр була. Әлеге эше белән автор сугышка кадәр үк танылган шагыйрьнең 1956 елда гына чынга ашкан рәсми реабилитациясен алдан күзаллый. Бу исә кылкаләм остасының кыюлыгы турында сөйли.
Рәссам сюжет өчен шагыйрьдән сорау алу вакытын сайлый. Аңа милли каһарман образын тудыру һәм капма-каршы идеологияләр бәрелешен сурәтләү мөһим була. Картинаны тудырганда рәссам реалистик мәктәпнең иң күренекле осталары юлыннан бара. Муса Җәлил кыю һәм матур кеше итеп сурәтләнә. Аның кара тутлы йөзеннән, төгәл итеп ясалган кашлары астыннан күренгән үткен карашыннан, горур, төз гәүдәсеннән тынычлык, үлем каршында югалып калмаганлыгы тоемлана. Рәссам сорау алучы фашистлар образын да шундый ук ачык һәм эмоциональ итеп сурәтләүгә ирешә. Аларда карикатуралык төсмере юк. Картина югары сәнгати-композицион сыйфатлары белән аерылып тора. Картинада кулланылган буяулар яктылыкның вак нечкәлекләрен, һава хәрәкәтен, предметларның матдилеген ышандырырлык итеп чагылдыра.
Төп геройны кырыс хөкем көткәне билгеле. Әмма ул тынычлыгын җуймаган, хәтта ничектер мәһабәт тә күренә. Яшьлеге, үз-үзенә ышанычы, эчке көче аны җиңүчегә әйләндерә.
Харис Якупов персонажларның йөзләрен, гәүдә торышларын, хәрәкәтләрен, композицияне, картинаның төсен бик җентекләп уйлаган. Биредә яктылык мөһим роль уйный – кайбер тарафларны яктыртып һәм икенчеләрен күләгәдә калдырып, рәссам картинаның төп һәм икенчел өлешләрен аерып куя.