Девятаев портреты. Харис Якупов
| Информация | |
|---|---|
| Тип видео | Видеоролик |
Сугыш темасы фронтовик рәссам Харис Якуповның иҗатында төп темалардан була. Фронтның алгы сызыгында чакта, солдатлар ял иткән вакытта ясаган йөзләгән зарисовкалары, сугыш турындагы шәхси истәлекләре совет халкының сугышчан һәм хезмәт батырлыгы турында сөйли торган бик күп картиналарының нигезенә салына.
Останың бер эше якташыбыз, атаклы очучы Михаил Петрович Девятаевка багышланган. Аның үлемсез батырлыгы турында илебездә һәр кеше белә.
600 хәрби очыш ясаган, 35 һава сугышында катнашкан легендар очучының самолётын дошман 1944 елның 13 июлендә Львов янында бәреп төшерә. Девятаевка исән кала, ләкин әсирлеккә эләгә. Аны электр токлы тимер чыбык белән уратып алынган, пулеметлы вышкалар саклаган чәнечкеле концлагерь көтә, очучы анда ярты елдан артык гомерен уздыра. Ләкин Девятаев хәтта иң кеше чыдамаслык шартларда да күңелен төшерми һәм качу турында яхшылап план кора. 1945 елның 8 февралендә ул иптәшләре белән немец аэродромыннан «Хейнкель Хe 111» бомбардировщигын урлап кача. Куа чыккан самолёттан котылып, очкычны үзебезнекеләр ягына бора. Барлык тикшерүләрне үткәч, Михаил Петрович кабат хәрби сафка баса һәм 1945 елның ноябрендә генә өенә кайта. Бу тиңсез батырлыгы, иптәшләрен коткарганда күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен, очучы Михаил Петрович Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Рәссам геройны нәкъ менә шундый итеп сурәтләгән дә – картинада язмышның теләсә нинди сынавын узарга әзер җитди, максатчан ир-атны күрәбез. Фигураны бераз гына борып урнаштырып, геройның карашын аска юнәлтеп, рәссам парад портреты турындагы мәгълүм күзаллауларны үзгәртә. Каһарманның батырлыгын күрсәткән тышкы билгеләр – «Алтын Йолдыз» медале, күпсанлы орден-медальләрнең колодкаларыннан бигрәк, автор өчен аңа әнә шундый кеше булырга ярдәм иткән шәхси сыйфатлар мөһим.
Кыюлык һәм батырлык ир-атның карашында гына түгел, картинадагы төсләрдә дә чагыла. Геройның балкып торган алтын йолдызы белән караңгы төстәге парад кителенең контрасты көч-куәт, ышанычлылык тойгысы бирә. Куе кызыл фон Җиңү байрагыдай җилферди кебек. Әмма авторның фонга «Дустым Михаил Девятаевка багышлана» дип язып куюы бу каһарманлыкның аерым бер шәхес тарафыннан кылынганлыгын күрсәтә. Шул рәвешле рәссам героен һәрберебезгә якынайта, һәркем өчен үз кешегә әйләндерә.
Кыю һәм якты картинасында Харис Якупов тормыш үзе тудырган батырлыкны чагылдырган.