Экранда җәй күренеше күрсәтелә.

١. Шигырь уку: «Тәмле җәй», Шәүкәт Галиев.

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

٢. Җәй турында фикер алышу.

Тәрбияче:

– Балалар, берничә көннән нинди ел фасылы башлана?

Балалар:

– Җәй башлана.

Тәрбияче:

– Җәй айлары нинди айлар?

Балалар:

– Июнь, июль, август.

Тәрбияче:

– Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар:

– Көннәр эссе була. Кояш кыздыра.

– Бөтен җир ямь-яшел: үләннәр дә, агачлар да. Чәчәкләр үсә.

– Кошлар сайрый, күбәләкләр оча.

– Җиләкләр пешә.

– Яңгыр ява. Яшен яшьни.

Тәрбияче:

– Нәрсә ул – салават күпере? Аны кайчан күреп була?

Балалар:

– Салават күпере яшен яшьнәп яуган яңгырдан соң күренә.

Тәрбияче:

– Сез җәйне яратасызмы? Ни өчен яратасыз?

Балалар:

– Җәй көне рәхәтләнеп су коенырга була.

– Кызынырга да була.

– Бакчада, урманда җиләкләр өлгерә.

– Урманда гөмбә җыярга була.

– Урманда, бакчада ял итәргә рәхәт һ.б.

٣. [Җ] авазының дөрес әйтелеше өстендә эш.

Тәрбияче җәй, җиләк, җылы, җимеш сүзләрен [җ] авазына басым ясап әйтә. Сүзләрдә нинди авазның еш ишетелүен сорый. [Җ] авазын сузып әйтеп карарга куша. Балалар [җ] авазын сузып булмавын (тартык аваз булуын) ачыклыйлар.