«Иң гүзәл тел – туган тел ...»
Информация
ручка; татар халык бию көйләре, магнитофон; ләгән.
Бурычлар
Балаларның халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуларын, танып белү сәләтен, иҗади күзаллауларын; үзләре белгән әкият буенча тамаша уйнау
осталыкларын үстерү.
Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш; туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Мәкаль әйтү.
Иң татлы тел – туган тел –
Әнкәм сөйләп торган тел.
Туган телебезне халкыбыз әнә ничек итеп бәяләгән, зурлаган! Туган тел – һәркем өчен бик кадерле тел! Чөнки без туган телдә сөйләшәбез, бер-беребез белән аралашабыз, китаплар укыйбыз. Туган телгә һәр кешене әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә ул ана теле дип атала. Туган телебезне зурлыйк, яратыйк, балалар!
2. «Үрдәк беренчелекне алган» әкиятен сәхнәләштерү. (Әкият К.В. Закированың «Үрдәк беренчелекне алган» исемле әкияткә ияреп язылган музыкаль тамашасы нигезендә сәхнәләштерелә).
Катнашалар: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Кәҗә, Акбай, Аю, Тиен.
Матур кояшлы иртә. Койма белән әйләндереп алынган ишегалды. Арткы планда – авыл өе. Бер читтә бүрәнә ята. Икенче якта өстәл, эскәмия куелган. Уртада – агач тагарак. Койманың алгы ягында, читтәрәк – «күл».
Горур кыяфәт белән, эре-эре атлап, сәхнәгә Әтәч чыга. Ул, җырлый-җырлый, ишегалды уртасына таба үтә.
Әтәч (җырлый):
Кикри-күк! Кикри-күк!
Мин уяндым бик иртүк.
Яңа хәбәр ишеттем,
Шуны әйтергә килдем.
Ишегалдына, кабалана-кабалана, алпан-тилпән атлап Үрдәк керә.
Үрдәк:
Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!
Килдем бик тиз атлап (йөреп күрсәтә),
Шатлыклымы хәбәрең?
Шуны белергә килдем.
Әтәч:
– Әйе, дускаем, күңелле хәбәр!
Үрдәк:
– Әйдә инде, әйт тизрәк!!
Әтәч (Үрдәк янына ук килеп):
– Ишетмәдеңмени? Иртәгә йорт хайваннары һәм кошлары өчен конкурс оештырыла, ди. Бәйгедә һәркем үз һөнәрен күрсәтергә тиеш.
Үрдәк (гаҗәпләнеп):
– Кит аннан?! Менә шәп булган! Ә конкурста җиңүчеләргә бүләк булачакмы икән?
Әтәч:
–Әлбәттә, булачак! Кем үзенең һөнәрен яхшы күрсәтә, шул бүләк алачак.
Ишегалдына җырлый-җырлый Тавык чыга. Ул як-ягына карана, чебиләрен эзли.
Әтәч (бүрәнәдән төшә, Тавык янына килә):
– Хәләлем, син ишеттеңме әле, иртәгә йорт хайваннары һәм кошлары өчен конкурс оештырыла. Бәйгедә син дә катнаша аласың.
Тавык:
– Менә яхшы булган. Әлбәттә катнашам!
Як-ягына каранып, сәхнәгә Кәҗә керә.
Кәҗә:
– Сәлам бирдек дусларга!
Әтәч, Тавык, Үрдәк (бергә):
– Алдык, кесәгә салдык.
Кәҗә:
– Мә-ә-ә-ә! Нинди хәбәрегез бар? Тизрәк беләсе килә!
Әтәч:
– Ишетмәгәнсеңдер әле, иртәгә зур бәйге уздырылачак!
Тавык:
– Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала.
Үрдәк:
– Һәркем үз һөнәрен күрсәтергә тиеш.
Кәҗә (уйланып):
– Алай икәәәәән.... Уйлап таптым. Менә мин җырлап күрсәтәчәкмен. Туйдым инде мәэлдәп йөреп.
Тавык:
– Мин гел җырлап йөрим, бу юлы биеп күрсәтергә кирәк.
Әтәч:
– Ә мин.... мин йөзәчәкмен. Минем йөзгәнне күреп, бөтенесе хәйран калыр.
Үрдәк (тыйнак кына):
– Мин белмәгән эшкә тыгылмыйм. Сәхнәгә чыгам да бак-бак итеп бакылдап күрсәтәм.
Йорт кошлары, Кәҗә бүрәнәгә барып утыралар. Сәхнәгә күңелле музыка астында жюри әгъзалары – күзлек кигән Аю, кулына кәгазь, ручка тоткан Акбай керәләр.
Аю:
Мин – комиссия башлыгы,
Күзлегемне кидем мин.
Дусларымның һөнәрләрен
Бәяләргә килдем мин
(Өстәл артына барып утыра).
Акбай:
Утырышып бетсәгез,
Ярышларны башлыйбыз.
Иң беренче Кәҗә җырын,
Әйдә, тыңлап карыйк без.
Кәҗә (кычкырып җырлый).
Бар матур бакча,
Анда кәбестә үсә.
Менә шундый ул бик зур,
Менә шундый кечкенә!
(Реверанс ясый, баш ия).
Җыр барышында комиссия әгъзалары колакларын каплыйлар, канәгатьсезлекләрен белдерәләр.
Акбай:
–Хәзер җырласын Тавык, тормасын ул мактанып.
Тавык (кулында яулык):
– Мин дә кытакламыйм бүген, минем биисем килә!
Аю, Акбай (бергә)
– Әйдә, рәхим ит! Биюеңне бик тә күрәсе килә!
Бию көе яңгырый. Тавык бии башлый, әмма, чалыш-чолыш атлап, мәтәлеп китә.
Акбай:
–Сүз бирелә Әтәчкә! Матур «Кикри-күк» җырын һәркем көтә Әтәчтән!
Әтәч:
–Барыгыз да шаккатарсыз,
Әгәр йөзеп күрсәтсәм.
Мин бүген кычкырмыйм әле,
Бүген йөзеп күрсәтәм!
Әтәч «күл» янына килә, «су»га керә, йөзеп китмәкче була, әмма бата башлый. Барлык хайваннар, йөгереп килеп, аны судан тартып чыгаралар.
Акбай:
–Сүзне, Үрдәк, сиңа бирик, синең дә һөнәреңне күрик.
Үрдәк:
«Белмәгән эшкә тыгылма»,
Дигән безнең халкыбыз.
Мин артыгын кыланмыйм,
Белгән эшемне эшлим:
Үз телемдә матур итеп,
Рәхәтләнеп бакылдыйм:
Бак-бак! Бак-бак! Бак-бак!
Барысы да гөр килеп Үрдәккә кул чабалар. Үз телендә матур итеп сөйләгәне өчен, аңа сулы ләгән бүләк итәләр.
Аю (урыныннан торып):
– Үрдәк туган, син бик матур итеп үз телеңдә сөйләдең. Телеңне яратканың, зурлаганың өчен без сиңа бәйгенең иң зур бүләген тапшырабыз. Рәхим итеп ал, туганкай. Юкка гына халкыбыз «Теле барның юлы бар» димәгән. Синең киләчәгең якты, өметле!
Акбай (җиңелүчеләргә карап):
– Һәрчак шуны исегездә тотыгыз: белми эшләнгән эш – пешми калган җимеш ул.
Аю:
–Сүзең белән мактанма – эшең белән мактан.
Акбай, Аю (бергә):
Тыйнаклык һәркемне бизи.
Кәҗә, Әтәч, Тавык, оялып, башларын аска ияләр.
Шөгыльне «Туган телем» җыры (Г.Морат сүзләре, Г.Гыйләҗетдинова көе) белән тәмамларга мөмкин.
Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да...
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек – бер генә.