1. Табышмак әйтү.

* Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(Су)

Тәрбияче балалар белән су hәм аның тормыштагы әһәмияте турында әңәмә үткәрә.

Әңгәмә өчен сораулар.

– Без су турында ниләр беләбез?

– Ул нинди?

– Су үсемлекләргә ни өчен кирәк?

– Хайваннарга су кирәкме? Алар суны каян табалар?

– Кешегә су кирәкме?

– Кеше су белән нишли?

Балалар, өстәлдәге рәсемнәргә карап, суның кулланылышы турында сөйлиләр. Тәрбияче жавапларны тулыландыра, әңгәмәгә йомгак ясый.

Тәрбияче:

– Су бөтен тереклек ияләренә – үсемлекләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кешеләр суны азык әзерләгәндә, юыну, кер юу, үсемлекләргә сибү өчен кулланалар. Ә эчәр өчен чиста су гына кулланыла. Аны коедан, чишмәдән, суүткәргечтән алалар. Диңгез һәм океаннарда су тозлы була. Ул эчү өчен яраксыз. Чиста су – бик кыйммәтле әйбер. Аны сакларга, урынлы файдаланырга кирәк. Су краннарын ачык калдырырга ярамый.

2. Сулыклар буйлап «сәяхәт».

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән «сәяхәткә чыгабыз». Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр аларның җавабын дөрес әйтсәгез, кая барасыбызны белерсез.

* Аңардан ага, аңа ага,

Ага җирдән боргалана-сыргалана. 

(Елга)

*Тау астында тар ишек,

Ясалган ташны тишеп.

Беркайчан да ябылмый,

Сыйлый бөтен авылны.

(Чишмә)

Балалар табышмакларның җавапларын әйтәләр. Экранда чишмә рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, нинди гүзәл чишмә челтерәп ага! Әйтерсең лә бер матур көй көйли кебек. Чишмә кайдан барлыкка килгән соң? (Җир астыннан юл тапкан). Чишмәләрнең суы искиткеч чиста, тәмле, шифалы.

– Чишмә нәрсә белән әйләндереп алынган? (Таш белән әйләндереп алынган).

– Чишмә суы каян ага? (Таш астыннан чыга. Аннары торба буйлап ага).

– Торба ни өчен куелган? (Кешеләргә суны алу уңайлы булсын өчен).

– Чишмә кырыенда нәрсә күрәсез? (Ял итү урыны. Анда утырып ял итү өчен эскәмия куелган. Матур чәчәкләр үсеп утыра).

3. Шигырь уку: «Көмеш чишмә», Дамир Гарифуллин.

Челтер-челтер көмеш чишмә

Яр астыннан агадыр.

Әби көн дә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр.

Көрәк тотып чишмәне мин

Чистартып кына торам.

Кыр-кырына ташлар түшим,

Аннан ерганак ерам.

Әби әйтә:

– Чишмә суы

Гади түгел, серле, – ди, –

Ул кешегә көч бирә, – ди,

Ямьли туган җирне, – ди.

Элек-электән әби-бабаларыбыз чәйне кое, чишмә суыннан гына эчкәннәр, чишмәләргә изге нәрсә итеп караганнар. Аларны гел карап, чистартып торганнар. Шигырьдәгечә, чишмә суы бик файдалы булган, кешегә көч биргән.

4. «Сорау – җавап» үстерешле уены.

«Яр астында чишмә ага» җөмләсендә ничә сүз бар?

– Җөмләдә беренче (икенче, өченче, дүртенче) сүзне әйтегез.

Чишмә, көмеш, таш, кеше сүзләрендә нинди аваз еш ишетелә?

– [Ш] авазы кайсы сүзләрдә уртада ишетелә?

– [Ш] авазы ахырда ишетелгән сүзләрне әйтегез.

– [Ш] авазы сүзнең башында торган нинди сүзләр беләсез? (Шарф, шкаф, шикәр, шалкан, шома, шартлый һ.б.)

– [Ш] авазын сузып буламы? Ул нинди аваз? (Сузып булмый. Тартык аваз).

Чишмә сүзендәге сузык авазларны әйтегез. ([И], [ә).

5. Динамик пауза: «Саумы, елга! Саумы, күл!» уены (В. Хәйруллина шигыре буенча)

Саумы, кояш! Саумы, елга!

Кулларны өскә күтәрү, төшерү,

Саумысыз, урманнарым!

кулларны як-якка җәю,

Саумысыз, кошлар, чишмәләр,

кулларны як-якта селкү,

Авылым урамнары.

атлап бару,

Исәнмесез, таулар, кырлар,

кулларны өскә күтәрү, төшерү,

Күлләрем, камышларым.

кулларны як-якка җәю,

Саумысыз, җәнлек, бөҗәкләр,

уңга-сулга иелү,

Дусларым, танышларым.

уң кулны күтәреп селкү.

6. Елгалар турында сөйләшү.

Экранда елга рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче Татарстан Республикасы буйлап аккан елгалар (Идел, Чулман һ.б.) турында, елгаларның бик озын һәм тирән булуы, аларда төрле балыклар яшәве, су буйлап кораблар, көймәләр, йөк төягән баржалар баруы һ.б. турында сөйли.

Суның үзенчәлеге белән таныштыру.

Ике банка алына. Бер банкага чишмә суы, икенчесенә елга суы салына. Ике банкадагы су чагыштырыла һәм нәтиҗә ясала: беренче банкадагы чишмә суы үтә күренмәле, чиста; икенче банкадагы елга суы болганчык, пычрак.

7. Күлләр турында сөйләшү.

Экранда зур, тирән сулы күл рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балаларга күлләрнең төрле тирәнлектә булуы, аларның акмавы һ.б. турында сөйли. Сулыклар янында үзеңне куркынычсыз тоту турында фикер алышалар.

Тәрбияче:

– Балалар, сез елга, күл һәм бассейн яннарында үзегезне ничек тотаргы кирәклеген беләсезме?

Балалар:

– Елга, күл янына әти-әниләр белән генә барырга ярый.

– Елга буенда яр кырыена якын килергә ярамый. Яр ишелеп төшәргә мөмкин.

– Суга чүп, пычрак ташларга ярамый.

Тәрбияче:

– Тирә-яктагы табигатьне, чишмәләрне, елга-күлләрне чүпләмичә, чиста тотсак, чишмәләр дә безне һәрвакыт үзләренең чиста, шифалы сулары белән сыйларлар; елга-күлләр безгә рәхмәтле булырлар. Шуны истән чыгармыйк, балалар.

Шөгыль вакытында яки шөгыльдән тыш вакытларда З.Ф. Гимаевның «Татар сөлгесе белән натюрморт», С.В. Неустроевның «Самовар белән натюрморт» картиналарын карарга, Г. Гыйльмановның «Чишмәгә бардык», Ә. Исхакның «Чишмә», А. Бартоның «Елга» («Куанычым-багалмам» 35, 96, 253 битләр) шигырьләрен сөйләргә мөмкин.