«Барыйк әле урманнарга...».
Информация
Бурычлар
Эзлекле фикер йөртү сәләтен камилләштерү, танып белү эшчәнлеген, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.
Туган якның тере һәм тере булмаган табигатенә мәхәббәт хисе, сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Бүлмәнең бер почмагы урман кебек җиһазландырыла: ясалма агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, уенчын җәнлекләр, кошлар куела.
Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн һәммәбезгә дә!
1. Үстерешле әңгәмә:
– Нәрсә ул урман? (Күп агачлар, куаклар үсә торган җир).
– Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар, җиләкләр, гөмбәләр, файдалы үләннәр).
– Урман кешегә ни өчен кирәк?
– Ни өчен күп кошлар урманда яши? (Кошларга урманда азык табу җиңел).
– Урманда нинди җәнлекләр яши? (Аю, бүре, куян, керпе, тиен).
– Нинди бөҗәкләр яши? (Кырмыска, күбәләк, бал корты, чебен, черки).
– Урманда нинди шифалы үләннәр үсә? (Мәтрүшкә, гөлҗимеш).
Урман – кешенең иң юмарт дусты. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре – бар да урман хәзинәсе. Без урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.
2. Бүген без сезнең белән урманга сәяхәткә чыгабыз. Тик урманга кергәнче, безгә өч төп кагыйдәне искә төшерергә кирәк. Алар ниндиләр?
Балалар:
– Шаулама.
– Чүпләмә.
– Рәнҗетмә.
Тәрбияче:
– Дөрес, Балалар. Кагыйдәләрне беләсез, хәзер инде мин сезне урманга шикләнмичә алып барам.
Тәрбияче балаларны «урман» янына алып килә.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, балалар, урман нинди гүзәл! Монда нинди саф һава! Агач яфраклары акрын гына кыштырдыйлар, кошлар сайрый. Нинди генә тәмле җиләкләр пешми монда! Төрле гөмбәләрне әйтеп тә торасы юк. Үзенең дару үләннәре белән дә күпме авыруларны дәвалый ул урман! Әнә карагыз, безне нинди матур-матур хуш исле чәчәкләр каршы ала. Әйтегез әле, шул матур чәчәкләр турында нинди җырлы уен беләбез? Әйдәгез, урман аланында ял итеп, шул уенны уйнап алыйк.
Динамик пауза: «Такыя үрәм» уены
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага чәчәк исеме кушыла, шул чәчәк ясалган башлык бирелә.
Балалар (әйләнеп җырлыйлар).
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк.
Безгә нәфис гөл кирәк.
Кыңгырау чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Кыңгырау чәчәк (уртага чыгып):
Охшасам да кыңгырауга,
Шалтырамыйм, чыңламыйм.
Эт эчәгесе шикелле,
Үләннәргә чорналмыйм.
Балалар:
Кыңгырау чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле.
Кыңгырау чәчәк чүгәләп утыра.
Уен башка чәчәкләр белән дә шулай дәвам итә. Исеме аталган һәр чәчәк уртага утыра бара. Шулай итеп такыя үрелә.
Энҗе чәчәк: |
Энҗедәй чәчәк атам мин |
Яз көнендә урманда. |
|
Миңа берни дә кирәкми |
|
Күләгәлек булганда. |
|
Ромашка: |
Кечкенә көнбагыш кебек, |
Чәчәк булам мин үзем. |
|
Таҗларымны санап кара |
|
Әгәр булсаң бик түзем |
|
Күкчәчәк: |
Арыш арасында үсәм, |
Зәп-зәңгәр чәчәк атам. |
|
Зәңгәр күкле, кояшлы |
|
Аяз көнне яратам. |
Такыя үрелеп беткәч, «такыя» бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка җырлап әйләнәләр.
Без йөрибез болында
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык без,
Такыялар үрдек без.
3. Бик күп кенә шагыйрьләр урманнарга багышлап шигырьләр язганнар. Исегездәме, шагыйрә Заһирә Гомәрованың «Урманда» исемле шигырен ятлаган идек. Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.
Кояш көлеп торганда
Килеп кердек урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Җиләк белән сыйлады,
Шатлык эчкә сыймады.
– Ә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай үзенең «Шүрәле» әкиятендә урманны менә ничек тасвирлый.
Г. Тукайның «Шүрәле» әкиятеннән өзек уку.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Балалар, сез дә урманнын матурлыгын тасвирлап бирегез әле.
4. «Урман нинди?» үстерешле уены.
Балалар урманны тасвирлый торган сүзләр (сыйфатлар) әйтәләр.
Балалар:
– Ылыслы урман.
– Урман матур. Калын урман.
– Чәчәкле урман.
– Саф һавалы урман.
– Урман бай, тыныч.
5. «Яңа сүз яса» уен күнегүе:
Урман ... урманчы.
Алан ... аланлык.
Тал ... таллык.
Ау ... аучы һ.б.
6. «Рус урманы җырчысы» – Иван Иванович Шишкин.
Экранда Иван Иванович Шишкинның портреты күрсәтелә. Тәрбияче бөек рус рәссамы И.И. Шишкинның Алабуга шәһәрендә тууы, балачактан ук рәсем ясарга яратуы, Мәскәүдә укуы, бөтен гомерен рус табигатен данлыклауга багышлавы, исән чагында ук аны «рус урманы җырчысы» дип йөртүләр турында сөйли.
Экранда И. И. Шишкинның «Нарат урманында иртә», «Нарат урманында кич»,
«Аланлык» картиналарыннан репродукцияләр күрсәтелә. Тәрбияче әлеге картиналар турында балалар белән әңгәмә кора. Балалар картиналарга карап сокланалар, сурәтләнгән урманнарның матурлыгына карата хисләрен белдерәләр. Тәрбияче шөгыльгә йомгак ясый.
Тәрбияче:
– Урманның да, һәр өйдәге кебек, үз тәртибе, үз кагыйдәләре бар, һәм без аларны үтәргә тиешбез. Урмандагы кош ояларын туздырырга, теләсә кайда учак ягарга, каты кычкырырга, чүп-чар ташларга, чәчәкләрне, гөмбәләрне тамырлары белән өзәргә ярамый. Балалар без бу кагыйдәләрне беркайчан да истән чыгармыйк.