«Урман – кешенең юмарт дусты».
Информация
агачлары сурәтләнгән карточкалар (һәр балага); «Агачлар да авырый» мультфильмы («Татармультфильм» берләшмәсе: «Минем мәдәниятем һәм тарихым»
циклы); экран, проектор.
Бурычлар
иң гади төрләрен актив кулланырга өйрәтү эшен дәвам итү. [И], [ы] авазларын сүзләрдә, сөйләмдә дөрес куллану, авазларны бер-берсеннән аера белү
күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән авазга сүзләр уйлау, сүзләрдә авазның урынын билгеләү.
Урман турындагы күзаллауларын үстерү; мөстәкыйль фикер йөртергә, сорауларга җавап бирергә күнектерү.
Экологик тәрбия бирү. Урманда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү. Игътибарлылык, зирәклек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Табышмак әйтү.
Ямь-яшел, куе булганга,
Һәркем ярата аны.
Анда бик күп агачлар,
Җыр суза сандугачлар.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә,
Нәрсә соң ул, кем белә?
(Урман)
2. «Урман – зур байлыгыбыз». Әңгәмә.
Тәрбияче:
– Ни өчен урманны зур байлыгыбыз дип әйтергә яратабыз?
Балалар:
– Урманда бик күп агачлар үсә.
– Агачлардан кешеләр күп әйберләр ясыйлар: урындыклар, өстәлләр, шкафлар.
– Чаңгылар, чаналар да ясыйлар.
– Бабам агачтан тәрәзә рамнары ясый.
– Әтием карандашны да агачтан ясала дип әйтте.
Тәрбияче:
– Бик дөрес, балалар. Кеше тормышында агачларның әһәмияте әйтеп бетергесез! Без яза, рәсем ясый торган кәгазь дә агачтан ясала. Урманда без гөмбә, җиләк җыябыз. Кошлар сайравын тыңлап, күңелләргә рәхәтлек алабыз. Урман һавасы сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Шуның өчен урманнар эчендә балалар өчен лагерьлар, ял йортлары һәм санаторийлар төзиләр.
3. Дидактик уен: «Табышмак буенча агачны таны»
Балаларга юкә, каен, чыршы, нарат, миләш, имән рәсемнәре бирелә. Тәрбияче агач турында табышмак әйтә. Табышмакның җавабына рәсеме туры килгән бала җавапны әйтә, рәсемне күрсәтә һәм шул агач турында сөйли.
Бала сөйләгәндә, экранда агачның рәсеме күрсәтелә.
* Ап-ак күлмәген кигән дә,
Яшел шәлен ябынган.
Башкалардан өстен тора
Зифалыгы ягыннан.
(Каен)
Бала:
– Каен – иң матур агачларның берсе. Каенның кәүсәсе ак төстә, туры, төп-төз. Мин каен суы эчәргә яратам. Ул бик файдалы. Әтием каен ботакларыннан себерке ясый. Аннары каен себеркесе белән мунчада чабынабыз.
* Җәй дә яшел, көз дә яшел,
Кыш та яшел шулай ук.
Энәләре күп булса да,
Җебе аның бер дә юк.
(Чыршы)
Бала:
– Чыршы җәен дә, кышын да яшел төстә. Яңа ел бәйрәмендә өйгә чыршы куябыз. Чыршыга уенчыклар эләбез.
* Аның чәчәген бал кортлары ярата.
Авырганда кешеләрне терелтә.
(Юкә)
Бала:
– Юкә агачы җәй көне чәчәк ата.Чәчәкләре сары төстә. Бал кортлары юкә чәчәгеннән бал җыялар.
* Гомерем озын, үзем нык,
Ябалдашларым да киң,
Чикләвекләрем бар хәтта,
Я, кайсыгыз миңа тиң?
(Имән)
Бала:
– Имән биек булып үсә. Кәүсәсе юан. Яфраклары бик матур. Чикләвекләре була. Имән агачы бик озак яши.
* Төз гәүдәле, кызыл җимешле.
(Миләш)
Бала:
– Миләш агачының да яфраклары бик матур. Аның кызыл җимешләре була. Җимешләре әче. Җимешләреннән кайнатма, соклар ясыйлар.
* Чыршыныкыннан озынрак энәм,
Баһадирдай төз үсәм. Ул нәрсә?
(Нарат)
Бала:
– Нарат – ылыслы агач. Ул бик нык агач. Нараттан өйләр салалар.
4. Үстерешле уен: «Яфрагыннан таны».
Экранда балаларга таныш агачларның яфраклары сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә.
Үзендә шул яфраклы агач рәсеме булган бала, яфрагыннан танып, агач рәсемен күрсәтә, җавапны әйтә.
5. Динамик пауза: «Урманда» уены.
Ерак урманга бардык, |
Бүлмә буенча йөрү, |
Матур урыннар күрдек: |
кулны як-якка җәю, |
Зифа каеннар – уңда, |
уң якка борылу, |
Ямь-яшел чыршы – сулда. |
сул якка борылу, |
Әнә куян сикерә, |
ике аякта сикерү, |
Ул бүредән элдерә. |
бер урында йөгерү, |
Без дә аннан качабыз, |
чүгәләп, башны яшерү, |
Тоталмас безне явыз! |
торып, бармак янау. |
6. Тизәйткеч өйрәнү.
Ылыс була чыршыда,
Ылыс була наратта.
Урманда ылыс исен
Һәммә кеше ярата.
(Э. Шәрифуллина)
[И], [ы] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эш.
Уен барышында тәрбияче сүзләрне [и], [ы] авазларына аеруча басым ясап әйттерә.
– Ылыс сүзендәге беренче авазны әйтегез. [Ы] авазы тагын кайда ишетелә? (Сүз уртасында).
– Ис сүзе нинди аваздан башлана? [И] авазы белән башланган тагын нинди сүзләр беләсез? (Ил, ит, итек, ике, иркә, ишәк, итәк, иттарткыч һ.б.)
– [И] авазы белән башланган малай исемнәрен әйтегез: Илшат, Илнур, Искәндәр, Ибраһим, Илфат, Ислам һ.б.
– [И] авазы сүзнең уртасында булган кыз исемнәрен атагыз: Алия, Сәлимә, Әнисә, Әлфия, Вәсилә, Сафия, Лилия һ.б.
7. Зәкәрия Әхмәровның «Агачлар да авырый» исемле хикәясе буенча эшләнгән мультфильм карау.
Эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә. Тәрбияче агачларга, урманнарга карата сак карашта булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә; урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре искә төшерелә.