«Һәр фасылнын үз матурлыгы!..».
Информация
әкияте» картиналарыннан репродукцияләр; ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр (һәр балага); экран, проектор, магнитофон; ел фасылларын билгели торган
ак, яшел, сары, кызыл төстәге түгәрәкләр салынган конвертлар (балалар санынча); «Бүләк кемгә?» мультфильмы («Татармультфильм» берләшмәсе: «Минем
мәдәниятем һәм тарихым» циклы).
Бурычлар
кузаллауларын баету. Ел фасыллары белән бәйләнешле сүзләрне актив сөйләмгә кертү. Җөмләдә сүзләрне яраштыра белү күнекмәләрен ныгыту: исемнәрне
сыйфатлар, фигыльләр белән яраштыру; җөмләдәге һәр сүзне үз урынына куеп, кушымчаларны дөрес ялгап сөйли белүләренә ирешү.
Бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.
Табигатьнең гүзәллеген күрә белү, аңа соклану хисләре булдыру. Игътибарлылык, зирәклек, уйлап таба белүчәнлек, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Үстерешле әңгәмә: «Ел фасылларын беләсезме?»
Тәрбияче:
– Сез нинди ел фасылларын беләсез?
– Хәзер елның кайсы вакыты?
– Һәр ел фасылы ничә айдан тора?
– Яз айларын әйтегез.
– Хәзер язның ничәнче ае? Нинди ай?
– Яздан соң нинди ел фасылы килә?
– Җәйне кайсы ел фасылы алыштыра?
– Кыш айларын әйтегез һ.б.
– Кыш көне нинди бәйрәм була?
2. «Без – сәяхәтчеләр» сюжетлы уены.
Тәрбияче:
– Балалар, без бүген ел фасыллары буйлап кызыклы сәяхәткә чыгабыз. Барыбыз да сәяхәтчеләр булабыз.
Һәр ел фасылы турында рәссамнар картиналар язганнар. Сәяхәт вакытында алар безнең ярдәмчеләребез булыр. Хәзер күзләрегезне йомыгыз да үзегезне машинада барган кебек хис итегез. Машина да гади түгел – вакыт машинасы.
Балалар күзләрен йомалар. Экранда А.И. Гайфуллинның «Көз» картинасы күрсәтелә. Магнитофон язмасында П. И. Чайковскийның «Ел фасыллары» әсәреннән фрагмент яңгырый.
Тәрбияче:
– Күзләрегезне ачыгыз. Без нинди ел вакытына килеп җиткәнбез?
Балалар:
– Көз.
Тәрбияче картина буенча сөйли. Балалар үзләрендәге карточкалар арасыннан көз темасына кагылышлы рәсемнәрне табалар, алар турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Ни өчен бу рәсемдә көз сурәтләнгән дип уйлыйсыз?
Балалар:
– Бу рәсемдә агачларның яфраклары саргайган һәм җиргә коелганнар. Яфраклар көз көне генә саргаялар.
– Ә минем рәсемдә балалар урманга килгәннәр. Алар гөмбә җыялар. Җылы итеп киенгәннәр, чөнки көзен көннәр салкыная.
Шул рәвешчә һәр бала үз рәсемендә сурәтләнгән көз турында сөйли. Тәрбияче башка ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәрне дә күрсәтә. Уен-сәяхәт шулай дәвам итә.
3. Дидактик уен: «Дөрес билгелә».
Тәрбияче:
– Балалар, без сезнең белән ел фасылларын төсләр белән билгеләргә өйрәнгән идек. Искә төшерик әле: кайсы ел фасылын нинди төс белән билгелибез?
Балалалар:
– Кыш – ак, яз – яшел, җәй – кызыл, көз сары төс белән билгеләнә.
Тәрбияче:
– Шагыйрә Резеда Вәлиева кайсы ел фасылының нинди төстә булуы турында бик матур шигырь язган. Тыңлагыз әле:
Елның дүрт фасылы
Һәр елның дүрт фасылы бар,
Һәр фасылның үз төсе.
Һәр фасылның үз яме һәм
Үз хезмәте, үз эше.
Яз – яшел ямь белән килә,
Кызыл җәй – җылы белән.
Гәрәбә көз – мул уңыш һәм
Көмеш кыш – сафлык белән.
Балаларның өстәлләрендә ел фасылларын билгеләүче төсле түгәрәкләр салынган конвертлар ята. Балалар, конвертлардан түгәрәкләрне алып, алларына тезеп куялар. Тәрбияче сүзләр әйтә. Балалар кайсы ел фасылы турында сүз барганлыгын уйлап, шул шул фасылга туры килгән төсле түгәрәкне күрсәтәләр.
Гөрләвек, тамчы, сыерчык, умырзая ... яз (яшел).
Эссе, кояш, су коена, чәчәкләр ... җәй (кызыл).
Саргая, уңыш, коела, яңгыр ... көз (сары).
Салкын, кар, кыш бабай, буран ... ак (кыш).
Кар эри, кошлар кайта, яфрак яра, тамчы тама ... яз (яшел).
4. «Кем зирәк?» үстерешле уены.
Балалар ике төркемгә бүленәләр. Һәр төркем кош, куян сүзләре белән нинди? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләр уйлый.
– Нинди кош?
– Кечкенә, зур, күчмә, кышлаучы, җырчы.
– Кош нишли?
– Кош оча, чукый, ашый, чүпли, йөри, йөзә.
– Куян нинди?
– Куркак, йомшак, ак, соры, кыргый.
– Куян нишли?
– Куян сикерә, чаба, кача, курка, ашый, кимерә.
5. Динамик пауза: «Яңгыр ява» уены.
Яңгыр ява тып та тып, |
Бармак белән уч төбенә сугу, |
Булмый аны туктатып. |
бармак янау, |
Зонт астына качабыз, |
«зонт тотып» бару, |
Без бакчага барабыз. |
бер урында атлап тору, |
Җилкәләрне сикертик, |
иңбашларын сикертү, |
Бармакларны селкетик. |
бармакларны селкетү, |
Яңгырдан курыкмыйбыз, |
башларны як-якка чайкау, |
Сикерешеп уйныйбыз. |
ике аякта сикерү. |
6. Бармак уены өйрәнү: «Ел фасыллары», Фәрсия Зиннурова.
Баш бармагым – кыш була,
Кар-бураннары туза.
Имән бармак – яз килә,
Карлары эреп бетә.
Урта бармак – җәй җитә,
Җиләк кызарып пешә.
Атсыз бармак көз икән,
Сары яфраклар сипкән.
Чәнти бармак ни икән?
Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.
7. «Бүләк кемгә?» мультфильмын карау. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.
Тәрбияче:
– Без бүген ел фасыллары буйлап сәяхәттә йөреп кайттык. Кыш, яз, җәй, көз барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр. Вакыт беркайчан да тукталып тормый: hәp елны кыш артыннан яз, яздан соң җәй, җәй артыннан көз килә. Һәр ел фасылының үз гүзәллеге, үз матурлыгы бар!