1. Мәкальләр әйтү.

* «Илнең күрке – тынычлык».

* «Батыр иле өчен үләр».

Тәрбияче мәкальләрнең мәгънәсен аңлата. Илдә тынычлык булганда гына, кешеләрнең рәхәт, бәхетле яшәүләре турында сөйли.

2. Бөек Ватан сугышы геройлары, Мәңгелек ут турында слайдлар карау. Бөек Ватан сугышы елларында туган җирен яраткан һәр кешенең батырларча сугышуы һәм илне дошманнардан саклап калуы, халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләү.

Тәрбияче:

– Балалар, бу сугыштан бик күп уллар, әтиләр, абыйлар кайта алмаган. Алар сугыш кырларында һәлак булганнар. Сугыштан кайта алмаганнар истәлегенә менә шундый ут яна. (Экранда Мәңгелек ут рәсеме күрсәтелә). Кем белә: бу ут ничек дип атала?

Балалар:

– Мәңгелек ут.

Тәрбияче:

– Мәңгелек ут – беркайчан да сүнми торган ут. Һәлак булган сугышчыларыбызның батырлыгы да беркайчан да истән чыкмас, кешеләрнең күңелендә мәңге сакланыр! Бу ут – сугыш каһарманнарына хөрмәт, ихтирам билгесе.

3. Марат Закирның «Кара төс ни өчен кирәк?» хикәясен («Куанычым-багалмам», 227 бит) уку.

4. Эчтәлеге буенча балаларга сораулар:

– Хикәя кем турында?

– Айдар нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

– Малай башта йортны ничек ясаган?

– Аннары рәсемен ничек үзгәрткән?

– Буш калган урынга нәрсәләр өстәгән?

– Сугышның төсе нинди?

– Без ни өчен илдә тынычлык булсын дип телибез?

5. Динамик пауза: «Күрсәт әле, Габдулла!»
татар халык җырлы уены.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала «Габдулла» була. Ул уртага баса. Балалар җырлап, Габдулладан төрле хәрәкәтләр күрсәтүен сорыйлар. Габдулла балалар сораган хәрәкәтләрне күрсәтә. «Менә шулай, менә шулай» дип, балалар Габдулла күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлый-кабатлый җырлыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек китап укыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай китап укыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек рәсем ясыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай рәсем ясыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек гармун уйныйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар.

6. «Кирәкми безгә сугыш!» темасына әти-әниләр һәм балалар рәсемнәреннән эшләнгән күргәзмә карау. Үзләре ясаган рәсемнәр турында балалар сөйләме.

7. Җыр өйрәнү.

Кояш нуры, саф күк йөзе –

Бу бер малайның рәсеме.

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш!

Һәрвакыт булсын һава!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!