1. Шигырь уку: «Туган җир». Резеда Вәлиева.

Сандугачкай, сайра, сайра,

Котлап язгы таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә .

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә .

– Нинди кош язгы көннәрне котлый?

– Туган җир – ул нинди?

– Дөнья нәрсә белән матур?

– Шагыйрә туган җирне нәрсә белән чагыштыра?

2. «Резеда Вәлиева – балалар шагыйрәсе».

Экранда Р. Вәлиеваның портреты, китапларының тышлыклары фотолары белән слайдлар күрсәтелә. Тәрбияче шагыйрәнең 1 нче майда туган көне булуын искә ала, аның иҗаты турында сөйли.

– Нәниләр өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән шагыйрә Резеда Вәлиева кояшлы яз көнендә – 1 нче майда туган. Кечкенәдән үк шигырьләр язган. Р. Вәлиеваның әсәрләре безне табигатьне сөяргә, туган җирне, телебезне яратырга өйрәтә. Резеда апаның күп кенә шигырьләре әти-әни, гаилә әгъзалары, туганнарга багышлана. Ул шигырьләрне укып, без кадерле кешеләребезне олыларга, аларга карата рәхимле, ихтирамлы булырга өйрәнәбез.

Без Резеда апа Вәлиеваның шигырьләрен бәйрәм вакытларында сөйлибез, аның шигырьләренә язылган җырларны бик яратып җырлыйбыз. Аның «Нәниләр китабы», «Минем дусларым», «Ак песи», «Зәңгәр алан әкияте» китапларын рәхәтләнеп укыйбыз.

3. «Сорау – җавап» үстерешле уены.

Тәрбияче:

– Сез Р. Вәлиеваның нинди шигырьләрен, әкиятләрен беләсез?

Балалар:

– Туган көн турында.

– Мин «Дәү әнигә барабыз» шигырен беләм. Аны конкурста сөйләдем.

– «Ак песи» әкияте.

– Кыңгырау чәчәк турында әкият һ.б.

4. Сәхнәләштерү: Р. Вәлиева. «Кәләпүшем, калфагым».

5. Динамик пауза: «Бәтием» (Р. Вәлиева шигыре буенча).

Кәҗәбезнең бәтие бар,

Кулларны алга сузу,

Берәү генә, бер генә.

имән бармакны күрсәтү,

Әллә шуңа шаян бигрәк,

урында әйләнү,

Тик торалмый бер менә.

уңга-сулга чайкалу,

Тәпиләрен куш куеп,

кулларны билгә кую,

Сикерә шундый биек.

ике аякта сикерү,

Тоякларын тыпырдатып

тыпырдау,

Йөгереп китә биеп.

урында йөгерү.

6. Дидактик уен: «Уйла – әйт».

«Кыз энҗе калфак кигән» җөмләсендә ничә сүз бар?

– Җөмләдә беренче (икенче, өченче, дүртенче) сүзне әйтегез.

Энҗе, мәрҗән, җыр сүзләрендә нинди аваз еш ишетелә?

Мәрҗән сүзендә [җ] авазы сүзнең кайсы урынында?

– [Җ] авазына башланган сүзләр әйтегез (җир, җиләк, җимеш, җәяү, җылы, җырлый һ.б.)

7. Җыр тыңлау: «Энҗе-мәрҗән калфагым» (Р. Вәлиева сүзләре, музыкасы).