«Әкият иленә сәяхәт».
Информация
Бурычлар
Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмнәрен, хәтер сәләтен, зиһеннәрен үстерү, игътибарлылыкларын арттыру.
Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк уяту; шагыйрьгә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Әкиятче бабай хаты».
Тәрбияче балаларга бүген иртән хат ташучы хат китерүе турында әйтә, хатны укый.
«Кадерле балалар. Әгәр мин җибәргән табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, сез серле Әкият иленә эләгәчәксез. Әкият илендә сезгә таныш булган әкият геройлары яши. Әкиятче бабай».
* Борыны кәп-кәкре, бөгелгән кармак кебек,
Куллар, аяклар да ботак-тармак кебек.
Бу кем, кара, күр әле:
Бу килешсез ...
Шүрәле.
*Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага.
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,
Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап...
«Су анасы».
*Китте болар. Бара, һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара;
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба».
«Кәҗә белән Сарык»
2. Дидактик уен: «Бу рәсем кайсы әкияттән?».
Экранда Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күрсәтелә.
Балалар, шул рәсемнәргә карап, әсәрнең исемен әйтәләр, төп геройларны атыйлар.
3. Әкият уку: «Су анасы». Г. Тукай.
– Әкияттәге вакыйга кайсы ел фасылында бара?
– Малай ничек итеп су коена?
– Басмада малай кемне күрә?
– Су анасы басмада нәрсәсен онытып калдыра?
– Су анасы малайны нигә куа? Нинди сүзләр әйтә?
– Әнисе малайны нигә орыша?
– Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярыймы? Ни өчен ярамый?
4. Динамик пауза: «Шүрәле» җырлы уены (Н. Сафина сүзләре, К. Сатиев көе).
Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала Шүрәле итеп билгеләнә.
Аңа Шүрәле башлыгы кидерелә. Ул балалар белән түгәрәк буенча әйләнеп йөри.
Җен дә түгел, җил дә түгел,
Күренеп йөри торган.
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Бер бала уртага чыгып бии.
Шүрәле, Шүрәле,
Син Aйгөлне күр әле!
Үзе җырлый, үзе бии –
Куллар чабып тор әле.
Шүрәлене уртага алып җырлыйлар.
Бер мөгез дә бер койрык,
Кети-кети уйный ул.
Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Шүрәле, Шүрәле,
Син Газизне күр әле!
Җырга оста – җырласын,
Һич оялып тормасын.
5. «Әйтеп бетер» үстерешле уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче уртада тора. Аның кулында кулъяулык. Ул бер әкиятнең яисә шигырьнең исемен башлап әйтә һәм кулъяулыкның икенче башын кемгә дә булса бирә. Кулъяулыкны алган бала әсәрнең исемен әйтеп бетерергә тиеш:
• «Гали белән... кәҗә».
• «Бала белән .... күбәләк».
• «Безнең ... гаилә».
• «Эш беткәч ... уйнарга ярый»
• «Туган ... тел».
• «Су ... анасы».
• «Шаян ... песи»
6. Шигырь уку: «Һәйкәл», Нур Гайсин.
– Тукай туган Кушлавычта,
Исмен данлый һәйкәле,
Аңа кем соң һәйкәл куйган,
Энем, белсәң, әйт әле?
– Беләм, абый, зур шагыйрьнең
Китабы гел кулымда,
Аның моңы, үлмәс җыры
Яши күңел кылымда.
Гасырларга барсын диеп,
Аңа һәйкәл куелган.
Халык мәхәббәтен салып,
Исме ташка уелган.
Шөгыльдән тыш вакытларда Габдулла Тукайның шигырьләре яттан өйрәнелә, сәхнәләштерелә. «Татармультфильм» берләшмәсенең Г. Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнары карала.