1. Җыр тыңлау: «Бәйрәм бүген» (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи көе).

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

– Ул киенгәндер, – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2. «Безнең Тукай абыебыз». Г. Тукай иҗаты турында сөйләү.

Экранда Г. Тукайның портреты күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Дусларым, бу кем портреты? Сез аны таныдыгызмы?

Балалар:

– Габдулла Тукай.

Тәрбияче:

– Габдулла Тукай – безнең татар халкының бөек шагыйре. Ә шагыйрьнең кем икәнен беләсезме, балалар?

Балалар:

– Ул шигырьләр яза.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, дусларым, шагыйрь шигырьләр яза. Менә безнең Тукай абыебыз да балалар өчен бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язып калдырган.

Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Экранда Тукай әкиятләре китапларыннан төрле иллюстрацияләр күрсәтелә. Тәрбияче балалардан кайсы әкиятләрне танулары турында сорый. Г. Тукайның «Бу кайсы вакыт?» шигырь-табышмагын сөйли.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде;

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

Тәрбияче:

– Шигырьдә кайсы вакыт турында сүз бара?

Балалар:

– Яз көне турында.

Тәрбияче:

– Менә шундый матур яз көнендә туган безнең Тукай абыебыз. Бүген – ٢٦ нчы апрель – аның туган көне! Шагыйрьнең туган көнен барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, авыл-шәһәрләрдә билгеләп үтәләр.

Экранда Тукай һәйкәлләре (Казан шәһәре җәмәгать бакчасында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында) фотолары күрсәтелә.

– Казаныбызда Габдулла Тукайга куелган менә шундый һәйкәлләр бар. Һәйкәлләр янына бик күп халык җыела. Шагыйрьнең туган көнен билгеләп «Шигырь бәйрәме» үткәрелә. Монда шагыйрьләр дә, артистлар да, студентлар да, мәктәп балалары да, шагыйрьне яраткан бик күп халык килә. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыйлар, артистлар җырлыйлар, бииләр, балалар Тукай абыйның шигырьләрен сөйлиләр. Бәйрәм бик күңелле үтә.

Экранда бәйрәм чаралары сурәтләнгән фотолар күрсәтелә.

3. Хаҗиморат Казаковның «Кечкенә Тукай» картинасын карау.

Маленький Тукай. Казаков Х.И.::Г. Тукай: «Я устремляюсь в вечность…» - «Ашкынамын… мәңгелеккә»

Тәрбияче балаларга Габдулла Тукайның бик кечкенә вакытыннан әтисез-әнисез калуы, алты яшьлек вакытта аны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди исемле кеше уллыкка алуы турында сөйли.

«Картинада матур, чиста итеп җыештырылган авыл өе күренеше сурәтләнгән. Тәрәзә төбендә гөл чәчәк атып утыра. Урын-җир пөхтә итеп җыеп куелган. Бар җирдә чисталык, матурлык сизелә. Чәй савыт-сабалары тәртипләп тезеп куелган. Ашыйсы ризык ашъяулык белән капланган.

Кечкенә Габдулла (Апуш) сәкедә утыра. Ул бер кулына ипи, икенче кулына агач кашык тоткан. Аның алдында бәрәңге һәм җамаякка салынган катык. Янында яраткан уенчыгы тора.

Габдулла, күзләрен зур ачып, каядыр еракка карый. Уйлана...»

4. Динамик пауза: «Елмаясы килә» уены (Э. Авзалова шигыре буенча).

Җылы яктан кошлар кайта,

«Очу» хәрәкәтләре,

Умырзая чәчәк ата...

кулларны алга сузу,

Шуңа күрә мин елмаям –

елмаю,

Күңелемдә шатлык арта.

кулларны күкрәккә кую,

Карлар эри, карлар эри,

кулларны як-якка җәю,

Күңелемдә шатлык йөри;

кулларны күкрәккә кую,

Яз килә бит, яз килә –

кулларны өскә күтәрү,

Гел елмаясы килә.

кул чабу.

5. Зәкия Туфайлованың «Тукай абый» шигырен («Куанычым-багалмам», 95 бит) уку. Ятлау.

– Нинди җыр ул – иң гүзәл җыр?

– Ул җырны безгә кем бүләк иткән?

– Шигырьдә Гадулла Тукайның кайсы әкиятләре искә алына?

– Ничек уйлыйсыз: шагыйрь ни өчен «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен безнең дуслар дип атый?

6. «Туган тел» җырын (Г. Тукай сүзләре, татар халык көе) тыңлау, кушылып җырлау.

Тәрбияче һәр кешенең дә үз туган теле булуы, бу җырда да туган тел турында, аның һәр кешегә бик кадерле булуы, үзеңнең туган телең аркылы бик күп нәрсәләр белеп булуы турында җырлануы турында сөйли.