Тәрбияче балаларга бүген сәяхәткә барачаклары турында әйтә. Балалар бер-бер артлы тезелеп куелган урындыкларга утыралар. Үзләрен автобуста барган күк хис итәләр.

Экранда автобуста утырып баручы балалар сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Тәрбияче балаларның игътибарын автобус салонының эченә юнәлтә.

1. «Автобуста барабыз».

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар белән карагыз әле: автобус ничек җиһазландырылган?

Балалар:

– Автобус салонында утыра торган урындыклар күп. Алар йомшак.

– Пассажирларга тотыну өчен махсус тотынгычлар – култыксалар бар.

– Автобусның тәрәзәләре якты, зур.

– Автобуста билет сатучы (кондуктор) эшли.

Тәрбияче:

– Автобуста билет ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? Билет пассажирларга транспортта бару хокукы бирә.

Балалар:

– Һәр пассажир юл йөрү бәясен түләргә тиеш.

– Билетны автобустан төшкәнчегә кадәр сакларга кирәк.

Тәрбияче:

– Бик дөрес, балалар.

– Пассажирлар юлда бару кагыйдәләрен үтәргә, үз-үзләрен матур тотарга тиеш. Автобустагы өлкән кешеләргә, балалы апа-абыйларга, авыруларга урын бирергә кирәк.

2. «Кагыйдәләрне истән чыгармыйк!». Автобуста басып баручылар өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү.

* Автобуста ишеккә сөялеп барырга ярамый, чөнки ишекләр ачылып китүе мөмкин.

* Басып баручылар култыксаларга тотынып барырга тиеш, чөнки автобус кинәт тукталырга мөмкин. Егылып китү куркынычы бар.

* Куллар белән ишеккә тотынырга ярамый: бармакларны яисә кулларны кыстыру куркынычы бар.

Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен хәтердә ныгыту.

* Автобус, трамвай, троллейбуска арткы ишектән керәләр.

* Чыкканда алгы ишектән төшәргә кирәк.

* Транспорт эчендә тыныч утырыгыз, кычкырып сөйләшмәгез.

* Өлкәннәргә урын бирергә онытмагыз.

3. Әкият уку: Илнур Дәүләтшин. «Алпамыш шәһәргә килде».

4. Сораулар.

– Карурманда яшәгән аю малаеның исеме ничек?

– Алпамышны шәһәргә кем чакырган?

– Аю малаена шәһәрдә кем ярдәмгә килгән?

– Зирәк Алпамышка нинди кагыйдәләр өйрәткән?

– Тротуардан йөрү кагыйдәсе нинди?

– Зирәк дустын светофор белән ничек таныштырган?

– Юлдагы ак сызыклар ничек атала? Алар ни өчен кирәк?

– Юлга ни өчен трамвай артыннан чыгарга ярамый?

– Урам аша чыгу кагыйдәсе нинди?

– Зирәк нинди дус?

5. Динамик пауза: «Кул чабыгыз» уены.

Тәрбияче төрле сүзләр әйтә. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, транспорт темасына кагылышлы сүз ишеткәндә кул чабарга тиешләр.

Алма, автобус, машина, өстәл, күлмәк, зебра, тукталыш, юл билгесе, тәлинкә, трамвай, светофор, күзлек, гөл, кызыл, башлык, урам, велосипед, кишер, йөк, сары, яшел, кулъяулык, салон һ.б.

6. Уен-викторина.

– Транспортка утыргач, без кем булабыз?

– Светофорның ничә сигналы бар? Алар нәрсә аңлата?

– Нинди транспорт төрләрен беләсез?

– Йөк машинасы нәрсә өчен кирәк?

– Җир өсте транспортына нинди машиналар керә?

– Очкычны кем йөртә?

– Җәяүле юлны кайдан чыга?

– Юл хәрәкәтен көйләүче ничек дип атап йөртелә?

7. Автобус йөртүче (магнитофон язмасында). Хөрмәтле пассажирлар! Без «Тынычлык урамы» тукталышына җитәбез. Бу тукталышта чыгучы пассажирлар төшәргә әзерләнегез. Сак булыгыз, ишекләр ачыла! Автобуста барганыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Тәрбияче:

– Балалар, күрдегезме, автобусны йөртүче ничек ягымлы, кайгыртучан, игътибарлы. Без дә төшәргә әзерләник. Төшү өчен алгы ишеккә барабыз, бездән алдагы пассажирларга: «Үтеп китәргә рөхсәт итегезче!» – дип әйтергә онытмыйбыз. Төшәр өчен юл бирүчеләргә: «Рәхмәт!» – дип әйтәбез.