1. Табышмак әйтү.

Бөтен дөнья буйлап йөрим,

Бер дә кузгалмыйм. 

(Юл).

Экранда төрле юл рәсемнәре күрсәтелә.

2. «Нинди юллар була?». Фикер алышу.

Тәрбияче:

– Юллар нинди була? (Озын, тар, киң, ерак, якын). Юллар күп төрле: сикәлтәле, балчык, таш, асфальт түшәлгән. Шәһәр урамында машиналар һәм кешеләр йөри торган юллар бар. Машиналар йөри торган киң юл – машина юлы, тар юл – җәяүлеләр өчен юл. Әйтегез әле: кешеләр – җәяүлеләр йөри торган юл ничек атала? (Тротуар).

Экранда шәһәр урамы күренеше күрсәтелә. Сораулар буенча әңгәмә оештырыла.

Сораулар:

– Шәһәр урамында йортлар нинди?

– Хәрәкәт бер яклымы әллә ике яклымы?

– Җәяүлеләр кайдан йөри? Һ.б.

Балалар йортларның биек, юлларның киң, хәрәкәтнең ике яклы булуы, нинди транспорт төрләрен күрүләре һ.б. турында сөйлиләр.

3. «Бер һәм күп» уен күнегүе.

Тәрбияче машина атамаларын берлек санда әйтә, балалар күплек санда җавап бирергә тиешләр.

Йөк машинасы – йөк машиналары

Трамвай – трамвайлар

Троллейбус – троллейбуслар

Автобус – автобуслар

Поезд – поездлар.

Поезд сүзе белән сүзтезмәләр ясау: поезд чаба, поезд килә, озын поезд һ.б.

Поезд сүзе белән 3–4 сүздән торган җөмләләр төзү.

– Без поезд көтәбез.

– Бу поезд еракка бара.

– Без поездга утырдык.

– Поезд эчендә җылы һ.б.

4. «Шәһәр урамында». Әңгәмә.

Тәрбияче шәһәр урамы турында сөйләшүне дәвам итттерә.

Балалар светофор, аның төсләре, җәяүлеләр юлы, аның билгеләре турында сөйлиләр. Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне – хәрәкәт итүче транспортка каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлаталар. Аларның җаваплары гомумиләштерелә, әңгәмәгә йомгак ясала.

Тәрбияче «Шәһәр урамы» темасына үрнәк хикәя төзеп сөйли.

Тәрбияченең хикәя үрнәге.

Юл буйлап төрле машиналар, автобуслар, тракторлар бара. Автобуслар пассажирларга хезмәт күрсәтә. Алар, һәр тукталышта туктап, кешеләрне утырталар һәм үз тукталышларына илтеп куялар. Ашыгыч ярдәм машинасы авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Юл юу машинасы урамны юа, себерә. Йөк машиналары төзелеш материаллары ташый. Үзбушаткыч төзелешкә измә ташый. Машиналар юл кагыйдәләрен төгәл үтиләр.

Хикәя үрнәгендә 2–3 бала сөйли.

5. Динамик пауза: «Шоферлар» уены

Кабинадан чыгабыз,

Өстәл арасыннан чыгалар,

Бакка бензин салабыз.

бакка бензин салган хәрәкәтләр ясыйлар,

Кабинага керәбез,

өстәл артына кереп утыралар,

Педальгә үреләбез.

сул аякларын алга сузалар,

Бик күп җирләрне үттек,

руль бору хәрәкәтләре,

Кире кайтып та җиттек.

машинаны туктаталар: п-ш-шш-ш.

6. Юл хәрәкәтен көйләүче кем ул?

Экранда юл хәрәкәте инспекторы рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Юлда машиналарга юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар:

– ГАИ хезмәткәре, полиция хезмәткәре.

Тәрбияче:

– Әйе, юл хәрәкәте инспекторлары. Алар – юлда иң кирәкле кешеләр. Аларга шоферлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына. Инспектор җәяүлеләрнең дә юл аша чыгуларын күзәтә. Инспекторлар – юл хәрәкәтен көйләүче кыю һәм батыр кешеләр. Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар. Юл һәлакәте вакытында да иң беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә. Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, күп көч куялар.

7. Р. Арсланованың «Светофор тора сакта» шигырен («Куанычым-багалмам», 60 бит) ятлау.

Тәрбияче:

– Без көн дә юлда йөрибез, сәфәр чыгабыз. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.