«Транспорт төрләре».
Информация
Бурычлар
Предметларны чагыштырырга һәм төркемләргә өйрәтү эшен дәвам итү. Диалогик сөйләмне камилләштерү: әңгәмәдә катнашырга, тыңлаучылар өчен
аңлаешлы итеп сорауларга җаваплар бирергә күнектерү. Сөйләм телләрен баету. [И] авазының дөрес әйтелеше өстендә эшләү; бу аваз кергән сүзләр уйлау,
авазның сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту.
Уйлау, истә калдыру, әңгәмәне дәвам итү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү. Фонематик ишетү сәләтләрен үстерү.
Балаларда игътибарлылык, мөстәкыйль фикер йөртү, сабырлык сыйфатлары, юлларда үз-үзеңне дөрес тоту әдәбе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Шигырь уку: «Олы юлда», Г. Гыйбадуллина.
Абыем белән бергә
Чыктык без юлга.
Тамаша икән анда:
Тыз-быз чаба машина!
Абыем әйтә: «Машиналар
Бик күп төрле була», – ди, –
Әнә – КАМАЗ, әнә – ГАЗлар,
Ә монысы – УАЗ». – ди.
Читтән генә торсам да,
Карап шау-шулы юлга,
Күп нәрсәләр аңладым,
Абый да булгач янда.
2. Сораулар.
– Малай абыйсы белән кая чыккан?
– Юлда нинди тамаша күргәннәр?
– Нинди машиналар була?
– Абыйсы энесенә ниләр аңлаткан?
– Ә сезнең юлларда нинди машиналар күргәнегез бар?
3. Табышмак әйтү. Транспорт төрләре турында әңгәмә.
Җирдә, күктә, суда
Кешеләрне утыртып йөртә.
Ул нәрсә?
(Транспорт).
Экранда транспорт төрләре рәсемнәре күрсәтелә бара.
Тәрбияче транспорт төрләре турында әңгәмә кора. Транспортның ٣ төре: җир өсте, һава һәм су транспорты турында сөйли.
Тәрбияче:
– Җир өсте транспорты үзе дә берничә төргә бүленә: йөк машиналары, җиңел машиналар, ярдәм күрсәтү машиналары. Юл буйлап әле тагын бик күп машиналар йөри: трамвай, троллейбус, автобуслар. Рельслар буйлап поезд чаба. Республикабызның Яр Чаллы шәһәрендә – КАМАЗ, илнең башка шәһәрләрендә ГАЗ, «Урал» кебек йөк машиналары эшләп чыгаралар. Әйтегез әле: йөк машиналары кешеләргә нинди хезмәт күрсәтәләр? (Йөк ташыйлар). Җиңел машиналар нигә кирәк? (Алар кешеләрне утыртып йөртәләр). Сез нинди маркалы җиңел машиналарны беләсез? («Жигули», «Ока», «Лада», «Волга» һ.б.)
Экранда такси рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче балаларның игътибарын такси өстенә куелган билгегә юнәлтә, аның турында сөйли.
Такси пассажирларны кирәк урыннарына илтә. Таксины телефон аша үзеңә кирәк вакытка чакыртырга мөмкин.
Тәрбияче, шул рәвешле, автобус, трамвай, троллейбус турында сөйли.
Автобусның да, башка машиналарныкы шикелле үк, тәгәрмәчләре һәм кешеләр утырып йөри торган зур салоны бар.
Ә бу – троллейбус. Аның өстендә озын тимерчыбыклары бар. Шул тимерчыбыклар ярдәмендә троллейбусның моторына электр тогы килә. Троллейбус электр ярдәмендә йөри. Ә бу нәрсә? (Трамвай). Ничек уйлыйсыз, трамвай троллебустан нәрсәсе белән аерыла? (Трамвай рельслардан йөри).
Бу транспорт төрләре шәһәрдә генә була. Шуңа күрә аларны шәһәр транспорты дип йөртәләр.
Экранда авыл хуҗалыгы машиналары: трактор, комбайн күрсәтелә. Тәрбияче аларның башкарган хезмәтләре турында сөйли. Шул рәвешле башка төр машиналар (кешеләргә хезмәт күрсәтә торган автомобильләр: ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерү машинасы һ.б., бульдозер, үзбушаткыч) турында сөйләшү үткәрелә.
4. [И] авазының дөрес әйтелеше юнәлешендә эш.
– Балалар, әйдәгез әле, бергәләп: маши-и-и-на, каби-и-и-на, ти-и-и-мер дип әйтик. [И] авазы сүзнең кайсы урынында? [И] авазы сүз башында булган сүзләр әйтегез: исәнмесез, Идел, ипи, ишек, идән, ит, Ирек, Илһам, имән, итәк һ.б.
Ипи, такси, машина, песи сүзләрен кертеп җөмләләр төзегез.
* Илсөя ипи кисә.
* Әни такси чакыртты.
* Песи сөт эчә.
* Мин кибеттән уенчык машина алдым.
5. Динамик пауза: «Игътибарлы бул!» уены.
Шәһәр тулы халык белән, |
Кулларны як-якка җәю, |
Күпләп машина чаба. |
бер урында йөгерү, |
Төсле светофорлар көндез, |
кулларны өскә күтәрү, |
Хәтта төнлә дә яна. |
кулларны селкү, |
Һәрүягыңда автобуслар, |
уңга, сулга карау, |
Трамвай ашыгып йөрсә, |
урында атлау, |
Күктәге кошларны санап, |
өскә карау, |
Авызың ачып йөрмә! |
бармак янау. |
6. «Күп белүче» үстерешле уены.
Балаларга транспорт төрләре сурәтләнгән карточкалар таратыла. Экранда бер транспорт төре сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Мәсәлән: һава транспорты. Самолёт, вертолёт рәсеме булган балалар карточкаларын күрсәтәләр һәм ни өчен шул карточканы күтәргәннәрен аңлаталар.