«Канатлы дусларыбыз».
Информация
Бурычлар
игътибар белән тыңларга, эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга тулы, аңлаешлы, эзлекле итеп җавап бирергә өйрәтү эшен дәвам итү. Еш кулланыла торган
сыйфатларны, фигыльләрне, рәвешләрне, гомумиләштерүче сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.
Халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Әдәби әсәрләргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру.
Кошларны ярату хисе, алар турында кайгырту теләге һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Нәрсә тавышы?». Аудиоязмада карга, күке, тургай тавышларын (45, 50, 84 трек) тыңлау.
Балалар кошларны тавышларыннан танып аералар.
– Бу – карга. Алар туган якларга иң беренче кайта торган кошлар. Файдалы кошлар.
– Бу – күке. Йомыркаларын башка кошларның ояларында салалар.
Тәрбияче:
– Бу кошның исеме – тургай. Алар бик биектә, бик югарыда очалар. Һәм, иң кызыгы, алар бары тик очканда гына сайрыйлар икән.
2. Башкорт халкының «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» («Балачак аланы», 152 бит) әкиятен сөйләү.
Әкият экранда күрсәтелә, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.
3. Сораулар.
– Әкияттә кайсы кошлар турында сүз бара? (Күке, карга, тургай)
– Күке ничек кычкыра? («Күк-кү, күк-кү!»)
– Карга ни өчен: «Кар-га, кар-га» – дип кычкыра башлаган? (Күкедән көнләшкән).
– Бервакыт карга кайсы кошны эләктереп ала? (Тургайны эләктереп ала, авызына каба).
– Тургай нинди хәйлә уйлап тапкан? (Каргага исемен әйтергә кушкан).
– Тургай ничек итеп үлемнән котылган? (Карга авызын ачуга, очып киткән).
– Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (Карга исемен тулысынча әйткәнгә бик үкенгән. Шуннан бирле ул үз исемен бервакытта да тулысынча әйтми икән).
4. Динамик пауза: «Оясыз күке» уены.
Уйнаучылар арасыннан бер бала «күке» итеп сайлана. Калган балалар – «кошлар». Идәндә балалар санынча түгәрәкләр – «оялар» сызыла. «Күке» читтә басып тора. Тәрбияче: «Кошлар очтылар», – дигәч, кошлар ояларыннан чыгалар да бүлмә буйлап очып йөриләр. Күке дә алар белән бергә оча. «Өйгә!» дигән сүзгә барысы да (күке дә) ояларга таба оча башлыйлар, үзләренә оя алып калырга тырышалар. Оясыз калган бала «күке» була.
5. «Дөрес сайлап ал» дидактик уены.
Өстәлдә кышлаучы һәм күчмә кошлар сурәтләнгән рәсемнәр ята. Балалар шулар арасыннан күчмә кошларны сайлап алалар.
– Бу сыерчык, ул – күчмә кош.
– Ә бу тургай. Ул да – күчмә кош һ. б.
Шулай итеп, балалар бөтен күчмә кошларны әйтеп чыгалар.
6. «Дүртенчесе артык» дидактик уены.
Магнит тактасына предметлы дүрт рәсем беркетелә: өчесе – кошлар, берсе хайван яки бөҗәкләр булырга мөмкин. Балалар кайсы рәсем артык һәм ни өчен икәнен аңлатырга тиеш булалар.
* Кара карга – сыерчык – эт – чыпчык.
* Үрдәк – күгәрчен – тавык– әтәч.
* Аккош – каз– тукран – күке.
* Күгәрчен – күбәләк-песнәк-чыпчык.