«Кошлар кайта туган якларга».
Информация
слайдлар.
Бурычлар
Халкыбызның гореф-гадәте, йолалары белән кызыксынуларын арттыру. Кызыксынучанлыкларын, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.
Халкыбыз йолаларына хөрмәт, кошларга мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Аудиоязмада карга тавышын (84 трек) тыңлау.
Тәрбияче:
– Ишетәсезме, дусларым, кошлар яз килүгә ничек шатланалар! Ә сез язны үз канатларында җылы яклардан нинди кош алып килгәнен беләсезме? (Кара каргалар).
Экранда кара карга рәсеме күрсәтелә.
2. Эндәш әйтү:
Карга әйтә: кар, кар,
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны алып бар,
Карр, карр, карр!
Тәрбияче:
– Балалар, кара карга ни өчен: «Туем җитте! Сөт, күкәй, ярма алып бар!» – дип әйтә, беләсезме? (Юк, белмибез). Бик борынгы заманнарда кешеләр язның ничек килгәнен белмәгәннәр. Алар язны үз канатларында кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә каргалар хөрмәтенә зур бәйрәм ясаганнар. Бу бәйрәм – Карга боткасы дип аталган.
Экранда Карга боткасы бәйрәменнән күренешләр күрсәтелә. Тәрбияче бәйрәм йолалары турында сөйли.
3. Шигырь уку: Йолдыз. «Карга боткасы» («Куанычым-багалмам», бит)
Сораулар:
– Кошлар елның кайсы вакытында кайта?
– Кошлар кайткач, халкыбыз нинди бәйрәм ясаган? Бәйрәмнең исемен әйтегез.
– Бу бәйрәм хәзер дә бәйрәм ителәме?
– Каргаларны нәрсә белән сыйлыйлар?
– Шагыйрәнең нинди теләге бар?
4. Динамик пауза: «Кара карга» (Ә. Бикчәнтәева шигыре буенча).
Кара әле, дустым, кара, |
Башны өскә күтәрү, |
Кара карга очып бара. |
кул болгау, |
Син беләсеңме, Гөлсара, |
иңбашларын сикертү, |
Ул да бит сөйләшә ала. |
баш селкү, |
Ишетәмсең: – Кар да кар! – ди. – |
уң кулны колакка кую, |
Тиздән эреп бетәр кар, – ди. – |
кулларны як-якка җәю, |
Канатымда хатым бар, – ди. – |
кулларны алга сузу, |
Буең җитсә, тартып ал, – ди. |
аяк очларында күтәрелү. |
5. «Калын – нечкә» дидактик уены.
– Балалар, әйдәгез әле, бергәләп күчмә кош дип әйтик: к-к-күчмә кккош, к-к-күчмә к-к-кош, к-к-күчмә к-к-кош. Бик яхшы. Сез бу сүзләрдә нинди аерма сиздегез? Әйе, күчмә сүзендә [к] авазы нечкә, кош сүзендә калын итеп әйтелә. [К] авазы нечкә әйтелешле кош исемнәре беләсезме? Әйтегез.
– Күке, песнәк, күркә, үрдәк.
– Тагын нинди сүзләр беләсез?
– Кәҗә, икмәк, чәчәк, күлмәк, кәбестә, кишер һ.б.
Калын әйтелешле сүзләр: карга, кар, бара, тукран, саескан, кара, кызыл, карлыгач һ.б.
6. «Каргалар кайтты». Рәсем карау.
– Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
– Ни өчен яз фасылы сурәтләнгән дип уйлыйсыз?
– Көн нинди?
– Ни өчен ачык җирдә кар күбрәк эрегән?
– Рәсемдә нинди кошларны күрәсез?
– Кара каргалар нинди агачта оя коралар?
– Өй янында нинди агачлар үсә, таныдыгызмы?
– Ни өчен түбәдән тамчы тама?
– Каргаларны тагын кайда күрәсез?
– Малайга исем бирегез. Ул кемне кулыннан тотып тора?
– Алар нишлиләр?
– Рәсемгә нинди исем бирер идегез?
7. Тизәйткеч өйрәнү.
* Кара карга кардан бара,
Канатларын кага-кага.