«Кошларым-дускайларым».
Информация
Бурычлар
Күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, логик фикерләүләрен, танып белү активлыгын үстерү.
Балаларга кошларның файдасы турында аңлату, аларга мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Туган якта кышлаучы кошлар» темасына әңгәмә.
Экранда җимлектә җим чүпләүче кошлар сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Тәрбияче балалар белән безнең якларда кышлаучы кошлар турында әңгәмә кора. Табышмаклар әйтә:
* Чырык-чырык чыркылдый,
Җылы якларга китми,
Безнең белән дус яши.
Бу нинди кош?
(Чыпчык)
* Муены кара, түше ап-ак,
Аны әйтәләр, ул – карак.
Бу нинди кош, балалар?
(Саескан)
* Җылы якка китмәс дустым,
Җәен– кышын
Салмый сары алъяпкачын.
Ул нәрсә?
(Песнәк)
Шул рәвешле башка кошларның дә исемнәре (тукран, күгәрчен, ала карга, кызылтүш һ.б.) хәтердә ныгытыла, активлаштырыла.
2. «Сайрагыз, кошкайларым». Аудиоязмада кошлар тавышын тыңлау.
– Көз көне җылы якларга очып киткән кошлар язын туган якларга әйләнеп кайталар. Ул кошларны нинди кошлар дип атыйлар? (Күчмә кошлар). Аларны әле яз хәбәрчеләре дип тә йөртәләр. Иң беренче булып җылы яклардан очып кайткан кошның исеме ничек? (Кара карга). Тагын нинди кошларны беләсез? (Сыерчык).
Тургай, карлыгач, торналар да – күчмә кошлар. Барлык кошлар да яз килүгә шатланалар. Алар бит туган якларын сагынып кайталар! Урманнарда, кырларда, болыннарда моңлы җырларын сузалар, матур итеп сайрыйлар!
Аудиоязмада кошлар тавышы тыңлана.
3. «Кошлар – безнең дуслар». Кошларның файдасы турында әңгәмә.
– Ишетәсезме, кошлар ничек матур сайрыйлар?! Алар үзләренең җырлары белән безне шатландырырга телиләр. Искә төшерик әле, кошлар табигатькә нинди файда китерәләр?
Балалар:
– Җирдән зарарлы кортларны чүплиләр.
– Алар басу-кырларга зур файда китерәләр.
– Карлыгачлар чебен-черкиләрне юк итә.
– Иң күп бөҗәкләрне юк итүче кош – песнәк.
– Ә ябалак тычкан тота. Шулай итеп, басудагы икмәкне саклый.
– Тукран агач кайрысы астында качып яткан зарарлы кортларны чүпли.
Тәрбияче:
– Тыңлагыз әле, кара карга нәрсә дип әйтә?
Кырда иген уңсын дип,
Никадәрле тырышам.
Кортлар чүпләп басудан,
Игенчегә булышам.
Хәкимҗан Халиков
– Әйе, кошлар булмаса, җир йөзендә яшеллек тә булмас иде. Юкка гына «Кошлар – безнең дусларыбыз» димиләр халык телендә.
4. Үстерешле уен: «Уйла һәм эшлә» хстерешле уены.
Тәрбияче бер кош исемен (мәсәлән, чыпчык) әйтә. Экранда чыпчык рәсеме күрсәтелә. Тәрбияче төрле сүзләр әйтә. Балалар чыпчыкка (песнәккә, сыерчыкка, күгәрченгә һ.б.) кагылышлы сүзләр ишеткәч, кул чабарга тиешләр.
Зур, җитез, бакылдый, озын койрыклы, кара, китап, чыркылдый, кечкенә, кышлаучы, стакан, җим, карандаш, оча, сикерә, чүпли, туп, урман, соры, сыерчык оясы, күчмә, елак, курчак, озын койрыклы һ.б.
5. Динамик пауза: «Күрсәт әле, үскәнем» уены.
Балалар, кошларның күктә матур итеп очуларын без күп тапкырлар күзәткәнебез бар. Алар матур итеп җирдә дә йөриләр! Әйдәгез, кошларның җирдә ничек йөрүләрен күрсәтеп, бер уен уйнап алабыз.
– Күрсәт әле, үскәнем, |
|
Каргалар ничек йөри? |
|
– Менә шулай, менә шулай, |
Кулларын артка сузып, башны югары |
Шулай каргалар йөри. |
күтәреп, алпан-тилпән баралар, |
– Күрсәт әле, үскәнем, |
|
Чыпчыклар ничек йөри? |
|
– Менә шулай, менә шулай, |
кулларны терсәктән бөгеп, вак-вак |
Шулай чыпчыклар йөри. |
сикереп йөриләр |
– Күрсәт әле, үскәнем, |
|
Күгәрчен ничек йөри? |
|
– Менә шулай, менә шулай, |
күгәрчен кебек көяз атлап йөриләр |
Шулай күгәрчен йөри. |
6. «Уйлап әйт!» дидактик уены.
Биремнәр:
* Бирелгән сүз белән сүзтезмә әйтергә:
Тәрбияче:
– Чыпчык.
Балалар:
– Кечкенә чыпчык, соры чыпчык, чыпчык оча һ.б.
Тәрбияче:
– Җөмлә төзеп әйтегез.
Балалар:
– Чыпчык чыркылдый. Чыпчык – кечкенә кош. Чыпчык җим чүпли һ.б.
7. «Кошларны саклыйк!» Кагыйдәләрне ныгыту.
– Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.
Балалар тәрбияче белән бергәләп түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр:
* Кошлар өчен җимлекләр эл.
* Сыерчыкларны оя ясап каршыла.
* Кошларны куркытма, рәнҗетмә.
* Кош оялары янында кычкырма, шаулама.
* Кош оясын туздырма. Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.