«Спорт – сәламәтлек нигезе».
Информация
Бурычлар
турында фикерләрен сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Тәрбияче биргән сорауларга төгәл, һәркем ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирергә күнектерү.
Сүздә авазларның урынын билгеләү, сүзгә аваз анализы ясау өстендә эшләү.
Матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт, матур әдәбият әсәрләрен күңелең белән тою, сиземләү хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Бел – кайсы әкияттән?» үстерешле уены.
Экранда А. Алишның «Сертотмас үрдәк», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык»,»Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар беләнТукмар», «Куян кызы» әкиятләрен чагылдырган төрле рәсемнәр күрсәтелә. Балалар, рәсемнәр буенча танып, аларның кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиешләр.
2. «Абдулла Алиш – балалар язучысы». Язучының иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.
Экранда А. Алишның портреты күрсәтелә. Балалар язучының үзләренә ошаган әкиятләре турында кыскача гына сөйлиләр.
3. А. Алишның «Каз белән Аккош» әкияте буенча мультфильм («Татармультфильм» берләшмәсе) карау.
4. Сораулар.
Тәрбияче:
– Әкияттә нинди кошлар турында сөйләнә?
Балалар:
– Каз һәм Аккош турында.
Тәрбияче:
– Каз бәбкәсе нинди?
Балалар:
– Каз бәбкәсе ялкау булып үсә.
– Әнисенең сүзен тыңламый.
– Үзе кашык тотып ашый да белми.
Тәрбияче:
– Аккош баласы нинди?
Балалар:
– (Ә менә Аккош баласы һәр эшне үз вакытында башкара, таза, сау-сәламәт булып үсә. Сатучы велосипедны аңа бирә.)
Тәрбияче:
– Ни өчен Киек Каз бәбкәсе велосипедта йөри алмаган?
Балалар:
– (Саф һавага чыкмый, физзарядка ясамый. Шуңа аның аяклары да кыска кала, велосипедта да йөри алмый.)
Тәрбияче Көчле, сәламәт булыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Балалар:
– (Спорт белән шөгыльләнергә, ялкауланмаска. Һәр эшне вакытында эшләргә).
5. Динамик пауза: «Аккошлар» уены.
Матур кошлар – аккошлар |
Чүгәләү, |
Йокыдан уяндылар. |
әкрен генә тору, |
Киерелделәр, сузылдылар, |
киерелү, |
Бер биеп тә алдылар. |
урында тыпырдау, |
Канатларын җилпи-җилпи, |
кулларны як-якта селкү, |
Як-якка карандылар. |
уңга-сулга борылу, |
Челтерәп аккан гөрләвектә |
бер урында йөгерү, |
Томшыкларын юдылар. |
башны алга, артка селкү. |
6. «Сүз эчендә сер бар».
Тәрбияче җөмләләр әйтә. Балалар җөмләдә ничә сүз барын, җөмләнең беренче (икенче, өченче) сүзләрен билгелиләр. Әйтелгән сүзләргә аваз анализы ясала.
7. «Мәкальне дәвам ит!» уены.
Тәрбияче мәкальне әйтә, бала дәвам итә. Мәкальләрнең эчтәлекләре буенча фикер алышына.
* Саулык – ... зур байлык.
* Байлык бер айлык, саулык ... гомерлек.
* Байлыкның башы – ... тазалык.
* Чисталык сөйгән ...сау булыр.
* Саф һава – ... тәнгә дәва.
8. «Кагыйдәне бел!» үстерешле уены.
Балалар белән «Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә?» дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.
– Су белән дус бул!
– Дөрес туклан!
– Күбрәк хәрәкәтлән!
– Иртән физарядка ясарга онытма!
– Чынык!
– Спортны ярат!