«Яшь спортчылар».
Информация
Бурычлар
Спорт төрләре турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә, балаларның сүзлеген баету һәм кулланышка кертү. Җөмлә, аның төзелеше турындагы белемнәрен,
сүздә авазның ([т] авазы) урынын билгели белү күнекмәләрен арттыру.
Балаларның спорт төрләренә булган кызыксынуларын үстерү.
Үзләренең сәламәтлекләрен саклауга җаваплы караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Җыр тыңлау: «Яшь спортчы җыры» (Г. Зәйнашева сүзләре, Ф. Әхмәтов музыкасы. 151–152 нче трек).
Балалар җырга кушылып җырлыйлар.
2. Җырның эчтәлеге буенча сораулар.
– Ни өчен балалар ару-талуны белмиләр?
– Алар кечкенәдән нәрсә белән дус?
– Балалар ничек чыныгалар?
– Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәләр?
– Спортчы нинди булырга тиеш?
– Сиңа нинди спорт төрләре ошый?
3. «Кем ул – спортчы?» темасына әңгәмә.
Сөйләшү барышында экранда спорт төрләре сурәтләнгән слайдлар күрсәтелеп бара.
Тәрбияче:
– Нәрсә ул сәламәтлек? (Көчле, нык булу). Дөрес, сәламәтлек – ул көч, матурлык, кешенең кәефе яхшы булу. Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Гимнастика, зарядка ясарга. Спорт белән шөгыльләнергә кирэк). Сәламәт булу гына аз, аны ныгытырга да кирәк, балалар. Даими рәвештә физик күнегүләр эшләргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә сез беләсезме: спорт белән шөгыльләнүче кешене кем дип атыйлар? (Спортчы). Спортчы нинди булырга тиеш? (Ул тырыш, көчле, кыю, куркусыз, чыныккан булырга тиеш).
Спортчылар төрле спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Нинди спорт төрләрен беләсез? (Футбол, баскетбол, хоккей, йөзү). Футбол, баскетболны нәрсә белән уйныйлар? (Туп белән уйныйлар). Футболда тупны нишләтәләр? (Аяк белән тибәләр). Баскетболда нишлиләр? (Кул белән өскә чөяләр). Хоккей уйнау өчен нәрсәләр кирәк? (Кәшәкә, алка (шайба).
Сезнең гаиләдә спорт белән шөгыльләнүчеләр бармы? Кемнәр шөгыльләнә? (Әти, әни, мин). Нинди спорт төрен яратасыз? (Әти бокс ярата. Мин хоккей уйныйм. Әнием – чаңгычы).
4. «Кемгә нәрсә кирәк?» дидактик уены.
Экранда төрле спорт кирәк-яраклары рәсемнәре күрсәтелә. Балалар кайсы спортчыга нинди җиһаз кирәклеген әйтәләр:
– Туп футболчыга кирәк. Волейбол уйнаучыга волейбол тубы кирәк.
– Хоккейчыга кәшәкә, алка (шайба) кирәк.
– Боксчыга бокс бияләе кирәк.
– Чаңгычыга чаңгы, чаңгы таягы кирәк һ.б.
5. Динамик пауза: «Шаян балалар» уены.
Балалар ирекле басалар. Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без:
Кулларны күтәрәбез,
Аннары тошерәбез.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз.
Аннан сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз.
Ял итәргә туктыйбыз.
6. «Җөмләне дәвам ит» дидактик уены.
* Мин һәркөн иртән зарядка ясыйм, чөнки ...
* Апам тимераякта шуарга ярата, чөнки ...
* Мин абый белән тауга барам, чөнки ...
* Сеңлемә чана сатып алдылар, чөнки ...
* Без кышын бассейнга йөзәргә йөрибез, чөнки ... һ.б.
7. «Уйла – әйт!» үстерешле уены.
– «Апам тимераякта шуарга ярата» җөмләсе ничә сүздән тора?
– Җөмләдә беренче (икенче, өченче, дүртенче) сүзне әйтегез.
– Тимераяк сүзе нинди ике сүздән тора?
– Тимераяк сүзендә беренче аваз нинди? Ул тартык авазмы, сузыкмы?
– [Т] авазы белән башланган тагын нинди сүзләр беләсез?
– Трактор, такта, тамыр, ток, троллейбус, трамвай, тасма, телефон, табиб һ.б.
Тәрбияче:
– Дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә һәр кеше, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.