«Саулык – зур байлык».
Информация
Бурычлар
Сәламәтлек турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә, балаларның сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру. Сөйләмдә грамматик формаларны куллана, боерык фигыль ясый белү күнекмәләрен ныгыту.
Мөстәкыйльлекләрен, иҗади сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү.
Балаларда ихтыяр көче, түземлелек, сабырлык кебек физик, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. «Нигә гөлем шиңгән?». Тәрәзә төбендәге гөлләрне чагыштыру.
Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдә торган гөлләргә юнәлтә: гөлләрнең берсе – шау чәчәктә, икенчесе зәгыйфь кенә үскән.
Тәрбияче:
– Балалар, без бу гөлләрнең икесен да бер үк көнне утырткан идек. Гөлләр бер үк бүлмәдә тордылар, суны да вакытында сиптек. Ничек уйлыйсыз: нигә аның берсе зәгыйфь, ә икенчесе матур, зур булып үскән? Ни өчен болай килеп чыкты икән?
Балалар:
– Гөлнең берсе тәрәзә төбендә, а икенчесе караңгы урында торды.
– Яктыда торган гөл матур булып үсте.
– Гөлләргә үсү өчен кояш бик кирәк.
Тәрбияче:
– Гөлләргә су, һава, кояш кирәк булган кебек, безгә дә үсү, сәламәт яшәү өчен һава, кояш кирәк. Шуңа күрә без саф һавада күбрәк булырга тырышабыз. Саф һава һәм кояш безнең тәнебезне чыныктыра, көч өсти. Шулай итеп без сәламәтлегебезне ныгытабыз.
2. Шигырь уку: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», Хәкимҗан Халиков.
Куркып ятмый ачарга
Өстендәге юрганын,
Сизмисең да Илгизнең
Йокысыннан торганын.
Тынгы бирми безгә дә:
– Тәмле булыр ашарга.
Барыгыз да, әйдәгез,
Физзарядка ясарга!..
Без торганчы, кайвакыт
Йөгереп тә кайта ул...
Йөри белә кул белән,
Мәтәлчек тә ата ул.
Илгиз зыр-зыр әйләнсә,
Җитә кала Ләйләгә:
– Зинһар, тукта, абыем,
Минем башым әйләнә.
– Беләсеңме, алайса,
Өйрән аны, Ләйлә, син:
Минем кебек зыр да зыр
Менә шулай әйлән син.
Әни тора шаккатып:
– Нишли соң бу?! Бәрәкәт!
Әти көлә: «Әйләнсен.
Хәрәкәттә – бәрәкәт».
3. Сораулар.
– Шигырьдәге малайның исеме ничек?
– Илгиз, иртән торгач, ниләр эшли?
– Ләйләгә абыйсының нинди хәрәкәтләре ошамый? Нигә?
– Илгиз сеңлесенә нинди киңәш бирә?
– Балаларның әтисе нигә сөенә?
– Илгиз сезгә ошадымы? Ни өчен?
Тәрбияче:
– Сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте зур. Һәркөн иртән зарядка ясарга иренмәскә кирәк. Зарядка ул йокыны куа, күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти. Иртәнге зарядка, спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар безгә көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.
4. «Йомшак су, син мине чиста ю». Сәламәтлек өчен суның әһәмияте турында әңгәмә .
Тәрбияче:
– Балалар, сәламәтлекне саклау, ныгыту өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? Суның әһәмияте нидә?
Балалар:
– Иртән йокыдан торгач, су белән яхшылап юынырга кирәк.
– Ашаганнан соң һәм ашар алдыннан кулларны юарга онытма. Юылмаган кул авыру йоктыра.
– Кич йоклар алдыннан аякларны юарга кирәк.
– Ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга кирәк һ. б.
Тәрбияче:
– Балалар, җәй көннәрендә су коену да сәламәтлекне ныгыта, тәнне чыныктыра. Тик суда хәрәкәтләнергә кирәк. Әти-әниләрегез ярдәмендә йөзәргә өйрәнегез. Ләкин шуны онытмагыз: су буйларына олылар белән генә барырга ярый.
5. Динамик пауза: «Зарядкага бас!» уены
(Гөлфия Юнысова шигыре буенча).
Урыныңнан сикереп тор да |
Урында ике аякта сикереп алу, |
Зарядкага бас! |
урында атлап тору, |
Чыныгып үсеп булмый бит, |
бармак янау, |
Иренеп яткач. |
чүгәләү, |
Бер, ике, өч! Бер, ике, өч – |
марш атлау, |
Тик ялгышмый бас! |
бармак янау, |
Елмай, кояш, ис, рәхәт җил, |
өскә карау, кул болгау, |
Күңелләрне ач! |
кул чабу. |
6. «Командир» уены.
Санамыш ярдәмендә бер бала «командир» итеп билгеләнә.
Тор, тор, тургай,
Таң, таң ата бугай.
Тургай түгел, ата каз,
Ата каздан тизрәк кач!
Балалар бүлмәдә ирекле рәвештә басып торалар. Командир аларның каршыларына баса һәм балаларга төрле хәрәкәтләр башкарырга куша. Мәсәлән: Балалар, чүгәләгез!
Илназ, ике аякта сикер!
Айгөл, кулларыңны өскә күтәр!
Малайлар, бер аякта сикерегез!
Кызлар, кул чабыгыз һ.б.
7. Мультфильм карау: «Прививкалардан курыккан Бегемот» («Союзмультфильм»).
Прививкаларның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләшү.